Алина КОНДРАТЬЕВА автор яңалыклары
-
«Ватан ул нәрсә?»: карендәшләребез арасында сораштыру уздырдык
12 июньдә Ватаныбыз гражданнары Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгән көнне — Россия көнен билгеләп үтә. Кемгәдер бу өстәмә ял көне, ә кемдер бәйрәм итеп кабул итә. Без карендәшләребез белән «Ватан ул нәрсә?», «12 июнне ничек уздырасыз?» дигән сорауларга җавап эзләдек.
-
Татьяна Ефремованың беренче концерты узды
19 майда Казанның филармония концертлар залында «Кряшен Чибяре-2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова үзенең тәүге концертын куйды.
-
«Хыял канатында»: шагыйрә Зинаида Захарованың иҗат кичәсе узды
16 май көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә, прозаик, педагог, Татарстан язучылар берлеге члены, карендәшебез Зинаида Захарованың юбилее уңаеннан иҗат кичәсен булды.
-
Тыл ветераны Евдокия Федорова: «Урак өстендә, басуда бала табу гадәти хәл иде»
Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый. Күпме сабый бәхетеннән мәхрүм ителгән, күпме хатын тол калган. 95 яшьлек Мамадыш районының Колышчы авылынан Евдокия Федорованың да балачак, яшьлек еллары сугыш сулышы белән өтелгән.
-
Алга зур өметләр белән: V Керәшен яшьләре форумы тәмам
24-26 апрельдә Казанда V Керәшен яшьләре форумы узды. Форумга килгән 50дән артык делегатлар өчен вакыйгаларга бай 3 көн булды: төрле очрашулар, мастер-класслар, лекцияләр, концерт.
-
Югары Әрнәштән 96 яшьлек Раиса Владимировага Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды
2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла.
-
Светлана Максимова: «I Керәшен яшьләре форумын «тарихи мизгел» дип кабул иттек»
Керәшен яшьләр хәрәкәтенең башында активист керәшен егетләре, кызлары арасында Светлана Максимова да була. Ул 2013-2014 «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе булып тора.
-
Севастопольдә яшәүче Эльза һәм Павел Казаковлар – илебезгә сибелгән керәшен гаиләләренең берсе
Зәй керәшеннәре Казаковлар Татарстаннан читтә дә үз йола-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне онытмыйлар. Киләчәктә Кырым ярым утравындагы керәшеннәрне барлап, бер гаиләдәй аралашып яшәргә телиләр.
-
«Бәрәкәт»кә — 15 ел: керәшен яшьләре V Форумга әзерләнә
2009 елның декабрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге төзелеп, милли хәрәкәттә уңышлы проектлар тормышка ашырыла. 15 ел дәвамында керәшен яшьләре ныклы команда булып керәшен мәдәни-мирасын танытуда үзләреннән зур өлеш кертә.
-
Мамадыштан Дмитрий Якимов төбәкара чемпионатта призлы 2нче урынны яулады
Кырым республикасының Симферополь шәһәрендә төбәкара «Профессионаллар» чемпионаты булды.
-
Мамадыштан бертуган Алина һәм Лиана Антоновалар Россиякүләм олимпиадада призер булдылар
Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә узган Россиякүләм олимпиадада Мамадыштан керәшен кызлары да катнашты.
-
«Бәрмәнчек» ансамбле Бөек Җиңүгә багышлап, патриотик концерт куйды
16 апрельдә Г. Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»(«Сердце солдата») дип исемләнгән патриотик концерт куйды.
-
Ташкирмәндә мәктәп балалары өчен Олы көнгә багышланган интеллектуаль уен булды
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Лаеш районының Ташкирмән мәктәбендә укучылар өчен «Олы көн — җакты бәйрәм» дигән интерактив программа оештырды.
-
Түбән Камадан татар кызы Эльмира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА керәшен культурасын башкаларга таныту өчен күп көч куя
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары, яшьләр бүлеге эшен оештыру өчен җаваплы Эльмира Гыйльметдинова, терекөмештәй, бар нәрсәгә җитешә. Мәктәп балалары белән фолк дәресләр уздыра, балалар бакчаларына йөрүче нәниләрне керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре белән таныштыра, музей һәм китапханәләрдә дә керәшеннәргә багышланган очрашулар да оештыра.
-
Мамадыштан Татьяна ПЕТУХОВА: «Урагай»да җаным белән ял итәм»
«Урагай» халык ансамбле җитәкчесе, Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәре Татьяна ПЕТУХОВАны районда белмәгән кеше юктыр. Бәләкәйдән җырлап үссә дә, тормышын мәктәп, балалар белән бәйли.