«Кряшен Чибяре 2025» конкурсында II урынны алган Ангелина Мухина: «Конкурстагы сынауларны узар өчен һәрьяклы белемгә ия булырга кирәк»
Конкурсның финалы 19 июль көнне Питрау җыенында булды. II урынны алган Питрәч кызы Ангелина Мухина конкурс турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Конкурстан — гариза биргәннән башлап, әзерлек этабы үтеп, финалга барып җиткәнче онытылмас хис-кичерешләр калды. Минем фикеремчә, кияүгә чыкканчы барлык керәшен кызлары да әлеге конкурста катнашырга тиеш. Чөнки үз районыбызны, үзебезне һәм талантыбызны күрсәтү мөмкинлеге бар икән, ни өчен аннан файдаланмаска?!
Әйе, бу конкурс җиңел түгел, хәтта, бик авыр дип әйтер идем. 7 сынау булды һәм аларны узар өчен һәрьяклы белемгә ия булырга тиешсең, ә белмәгәннәрен — өйрәнергә. «Мин — керәшен» дип кенә әйтү җитми. Ул мәгълүматны интернетта гына табып булмый диярлек. Үзең тәкъдим иткән районның традицияләрен, үзенчәлекләрен белергә кирәк. Конкурска әзерләнгәндә мин авылыбызның өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать иттем. Йола, авылыбызның үз көйләре, кызларның элгәреге милли күлмәкләре һәм башкалар буенча бик күп сораулар бирдем. Милли керәшен киеменең җитешмәгән элементларын (чачак-калфак, алка, балдак) эзләгәндә дә әбиләр янына бардым. Әбиләр чорындагы киемнәрне, зур горурлык белән, конкурс сәхнәсендә тамашачыга күрсәттем. Керәшен кызларының баш киемен кигәндә кичергән хисләрне, дулкынлануны әйтеп бетергесез.
Конкурска әзерләнгәндә, Керәшен-Сәрдәсе музее директоры Олег Волков янына да бардым. Ул миңа тарихи фотолар, җыру текстлары күрсәтте, иҗади номер өчен — иң борынгы чабатаны, йола өчен иң борынгы ашъяулыкларны бирде. «Кряшен Чибяре» конкурсына әзерләнгәндә мин үзем өчен керәшеннәр турында бик күп яңа мәгълүмат белдем, тарихыбызның никадәр бай икәнен күрдем. Яшь чакларында әби-бабайларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, нәрсә киеп йөргәннәрен дә хәзер бик яхшы беләм. Боларны һәр керәшен егете, кызы белергә тиеш. Без бит булачак әниләр, ыруыбызның киләчәге нәкъ менә безгә бәйле. Без барысын да белергә һәм аны балаларыбызга тапшырырга тиешбез.
Башта, гариза биргәндә, урын алам дип уйламаган идем. Максатым — үземне сынап карау, халкыбызның мирасын ныклап өйрәнү. Ә иң мөһиме-керәшеннәр арасында иң дәрәҗәле конкурстның берсендә катнашып, тәҗрибә туплау. Әзерлек барышында конкурс мине үзенә бөтереп алып кереп китте, яхшырак әзерләнеп, ниндидер урын алу теләге барлыкка килде. Мин бит балачактан сәхнәдә, музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым, шуңа күрә сәхнәгә чыгу минем өчен куркыныч булмады.
Сәхнәдә урыннарны игълан итә башлагач, бары әти-әниемә һәм туганнарыма гына карадым, аларның минем өчен ничек борчылуларын, минем исемне атаганнарын көтүләрен күрдем. Нәкъ менә шул вакытта үземнең урын алмый калырга хакым юклыгын аңладым. Катнашасың икән, бөтен көчеңне куеп конкурсның ахырына кадәр җитәргә кирәк. Мин үз ыруымны, әти-әниемне, үз районымны, авылымны тиешле югарылыкта халыкка күрсәтергә бурычлы идем. Нәтиҗә буларак, 2нче урынны алдым, мин моңа бик шатмын.
Әгәр яңадан катнаша алсам, анысында инде җиңү яулау өчен тырышыр идем. Ялгышмасам, безнең Питрәч районы әлеге бу конкурста бер тапкыр да беренче урынны алмады. Питрәч районының көчле булуын, безнең кызларның да конкурсларда үзләрен күрсәтә алуын расладым һәм шуңа мин бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев