Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

«Кряшен чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова: «Бу ел бик күп нәрсәләргә җиңелрәк карарга өйрәтте»

Светлана Иванова җиңүче таҗын алыр өчен конкурска өч ел рәттән килә. Табиб һөнәрен сайлаган Светлана белән әңгәмәбез - конкурс турында.

— Светлана, «Кряшен чибяре» буларак уздырган бу елың тормышыңа нинди үзгәрешләр кертте?
— Дөресен әйткәндә, 1 елның үтеп киткәнен сизми дә калдым. Әле кичә генә конкурска әзерләнеп, сәхнәдә сөйлисе сүзләрне ятлап, киеп чыгасы күлмәкләрне барлап йөргән идем кебек. Бу ел бик күп нәрсәләргә җиңелрәк карарга өйрәтте. 

«Кряшен чибяре» буларак, истә калырлык ел. Җөри Питравыннан соң Казан үзәгендә, Татмедиа бинасы янында «Туганайлар» оештырган Медиа-Питрауга бардым. Бик күңелле бәйрәм булды. Төрле редакция журналистларына интервью бирдем. Мондый вакытта үземне чын йолдыз итеп хис иттем. «Айбагыр» этнолагеренда да булдым. «Айбагыр чибяре» бәйгесендә үземне жюри члены буларак сынап карадым. Анда мине гаҗәпкә калдырганы — «Айбагыр»да ял итүче балаларның керәшен культурасын яхшы белүләре. Яңа ел бәйрәменә багышлап, Мамадышта төшерелгән «Голубой огонёк» телевизион тапшыруында катнаштым. V Керәшен яшьләре форумына да килдем. Анда да беренче тапкыр катнашуым иде. Кыскасы, керәшен дөньясында кайнадым, барлык чараларга да барырга тырыштым.

Кызганыч, көз-кыш айларында гына вакыт азрак булды. Чөнки III курс башланды (III курста укуның ни өчен авыр һәм җаваплы икәнен «медик»лар аңлыйдыр).

— Конкурста беренче тапкыр гына катнашуың түгел иде.
— Өч ел рәттән килдем. «Әйдә, кызым, катнашып кара» дип, әтием башлап йөрде. Аның ярдәме зур булды. Ике ел катнашкач, күңелдә ниндидер бер «азарт» барлыкка килде. Кимчелекләрне бетерү өстендә эшләп, тагын килергә булдым. Беренче катнашуымда — Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре», ә икенчесендә өченче урынны алдым. Өченче катнашуымда өйгә җиңүче таҗы киеп кайттым.

Конкурс узганнан соң гына, бик күпләрнең, хәтта таныш булмаган кешеләрнең дә минем өчен җан атып торганын белдем. Хәзер дә әле «онлайн кайда тавыш бирәсе», «синең фотоларың ник юк» дигән смслар килеп тора.

— Җиңәрмен дип уйладыңмы? 
— Соңгы баруымда, «я җиңәм, я башка катнашып та йөрмим» дип уйладым. Тырышуым бушка китмәде. Урыннарны игълан иткәндә, кул-аякларыма кадәр калтырады. Җиңүче икәнемне әйтеп, башыма таҗ кидергәндә, чиксез рәхәтлек, горурлык хисе кичердем. Әти-әниемнең шатлыклы йөзләрен күреп, аларны әлеге җиңүем белән сөендерә алуыма тагын да ныграк шатландым.

Конкурска әзерләнгәндә иң зур булышчыларым үзебезнең гаилә булды. Йола күрсәткәндә дә сәхнәгә чыктылар. Сәхнә артында көч, ныклык биреп торучы туганнарымның, әнием һәм дәдәйләремнең теләктәшлеген тойдым. 

— Конкурс ниләр бирде?
— Сәхнәгә чыгып, каушамыйча, «самопрезентация» ясарга өйрәндем. Бер карасаң, нәрсә инде ул?! Чыгасың да, сөйлисең. Ә миңа ул бер дә җиңел булмады. Бик күп талантлы керәшен кызлары белән таныштым, дуслаштым. Алар белән хәзер дә элемтәдә. 

— Питрауны 3 ел конкурс сәхнәсендә уздырдың, ә быел бәйрәмгә кунак буларак киләсең... 
— Бер яктан, бераз моңсу. Чөнки конкурстагы атмосфера әйтеп бетергесез, өстәвенә бик күп кеше белән танышасың. Ә икенче яктан, ярый әле иртәрәк катнашып калганмын. Чөнки хәзер бар вакытны уку ала, ардыра, тиешенчә әзерләнә алмас идем. Кайчандыр «Кряшен Чибяре» титулын алырга хыялланган бәләкәй Светлана, әлбәттә, канәгать. 

— «Кряшен Чибяре» конкурсында катнашучы кызларга киңәшләрең?
— Оялмагыз, курыкмагыз! Максат куегыз һәм шуңа ирешмичә тукталмагыз. Бу — кеше кушканга гына катнаша торган конкурс түгел. Анда катнашу өчен бар җаның белән керәшен булуың, үз культурабызны белүең кирәк. Иң мөһиме, гаилә мирасын, борынгы җыруларыбызны сәхнәгә алып чыгу, чын керәшен кызы буларак, үзегезне күрсәтү теләге булсын. 

Әзерлек этабының, конкурс вакытының тәмен тоеп калыгыз. Керәшен чибәре булу башыңдагы таҗ белән генә түгел, ә эчке дөньяңның чиста, күңелеңдә үз халкыңның культурасын үстерүгә омтылыш булу белән бәяләнә. Ә ул, конкурс сәхнәсенә чыккан һәр кызда да бар. Димәк, һәр катнашучы кыз — керәшен чибәре.

— Киләчәккә күз салсак...
— Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлап, яхшы врач булу. Сәхнәдән, иҗаттан да аерыласы килми. Чөнки ул миңа яңа сулыш бирә. Керәшен дөньясында кайнап яшисем килә. 
Безнең керәшен яшьләре дә — эчке иҗат ялкыннары аша ĸультурабызны бар халыкка танытучылар. 

— Җавапларың өчен рәхмәт, Светлана! Алда да уңышлар телибез.

Светлана Иванова — Мамадыш шәһәреннән. Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең рәсем һәм бию классын тәмамлаган. Ижевск дәүләт медицина академиясендә укый. Буш вакытта график дизайн һәм анимация белән кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев