Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре 2025» финалисты Анита Давыдова: «Бәйгедә катнашу гына да минем өчен «триумф» булды»

«Иң уңган» номинациясенә ия Анита Давыдова конкурс турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Күңелем тулы «Кряшен Чибяре» конкурсына рәхмәт хисләре. Бу талантлар конкурсы кызларга үзләренең сәләтләрен ачарга мөмкинлек биреп, яңа йолдызлар кабыза. Җиңүче таҗына ия булмасам да, әлеге бәйгедә катнашу гына да, минем өчен «триумф» булды. Бер ел элек кенә әле сәхнәгә чыгу турындагы уй гына да мине куркыта иде, хәзер барысы да үзгәрде. Бу конкурс куркуымны җиңәргә ярдәм итте, үз-үземне зур сәхнәдә күрсәтү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирде. «Кряшен Чиябре» финалисты булуыма чиксез бәхетле.

Финалга әзерләнгәндә кыенлыклар булмады дип әйтерлек. Керәшен культурасына килгәндә, ул — безнең каныбызда. Без бит керәшеннәр! Конкурсның һәр этабы халкыбызның кульутрасына, традицияләренә, йола-гадәтләренә, җыруларына һәм биюләренә мәхәббәт белән сугарылган. Йөрәкләрдә кадерләп саклый торган бу бәяләп бетергесез олы мирас буыннан-буынга тапшырыла.

Әгәр дә язмыш миңа шушы «Кряшен Чибяре»нең сихерле атмосферасын киләсе елларда да тою бәхете бүләк итсә, һич тә кулдан ычкындырмаячакмын. Конкурс барышындагы кичерешләр, кабатланмас хисләр өермәсендә тагын бер кала алсам, шат булачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев