«Айбагыр чибәре»н һәм «Айбагыр җегете»н сайладылар
«Айбагыр» лагереның традицион бәйгесе — «Айбагыр чибәре» һәм «Айбагыр җегете» узды.
Биредә кызлар, егетләр визитка һәм иҗади номер әзерләргә тиеш булганнар. Шулай ук, катнашучыларны интеллектуаль тур да көткән. Кызлар керәшен киеме элементы язылган кәгазьне тартып чыгарып, аңа аңлатма бирергә, аның нәрсәдән ясалганын, кемнәр һәм кайчан кигәнен сөйләп бирергә тиеш булган. Ә егетләр керәшен геройларына кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр.
Конкурста 8 кыз, 5 егет катнашкан, әмма җиңүче 1 генә. «Айбагыр чибәре» Питрәч районының,Көек авылыннан Антонина Максимова, ә «Айбагыр җегете» – Казаннан Станислав Михайлов.
Җиңүчеләрнең үзләре белән дә сөйләштек. Антонина Максимова лагерьга ел саен килә икән.
«Айбагыр»ны көтеп алам. Быел смена тиз узды кебек. Монда бик күп дуслар таптым, яңа һөнәрләргә өйрәндем. Уздырылган чаралар кызыклы. «Айбагыр»да күңелсез була да алмый! «Айбагыр чибәре»ндә беренче генә катнашуым түгел. Конкурс 3 этаптан торды: визитка, иҗади номер, интеллектуаль тур. Иҗади чыгышка шигырь әзерләгән идем. Узган ел катнашканда, визитка ничектер корырак булды, быел монда килгәнче, мама белән, ныклап әзерләндем. Нәтиҗәдә, җиңүче булдым», – дип сөйләде Антонина.
Ә Станислав Михайловның лагерьга беренче килүе.
«Лагерь турында Арсений дәдәм әйтте, килергә булдым. Минем өчен мондагы бар нәрсә – яңалык. Керәшен музыка уен кораллары, киемнәре турында күп әйбер белдем. «Айбагыр җегете»ндә дә катнашып карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, бик үк җиңел булмады. Иҗади чыгышка җыр әзерләгән идем. Киләсе елларга да монда ял итәргә киләчәкмен», — дип сөйләде Станислав.

«Айбагыр җегете»нә – эшләпә, «Айбагыр чибәре»нә таҗ, диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашкан калганнарын төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев