Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туган җиргә бал ягылгандыр», диләр карендәшләребез

Татарстан көне уңаеннан, шагыйрә Людмила Аланлы белән Алабуга керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельников туган якларындагы уңай үзгәрешләр турында сөйләде.

Татарстан – көннән-көн үзгәрә, үсә. Туристлар агымы да елдан-ел арта. Кайсы гына районны, шәһәрне алма, искиткеч матур урыннары күп. Теләгән кеше, чит җирләргә бармыйча, үзебездә дә рәхәтләнеп ял итә. Без дә, карендәшләребез белән бергәләп, “Татарстанның кайсы почмагы җәлеп итә?”,  “Кайларда булырга яратасыз?” дигән сорауларга җавап эзләдек.

 

Людмила АЛАНЛЫ, шагыйрә, 44 яшь, Әлмәт:

 

– Шигырь юллары белән җавап бирәм: “Мине тудырган туган җир, бик тә кадерле газиз, бал ягылганмени аңа, якын шул туган нигез.... Иң яраткан почмак – туган ягым, ә иң җәлеп итә торган шәһәр – башкалабыз Казан. Тормышта сәяхәт итү бик кирәкле, маҗаралы бит инде, үзебезнең Татарстанның мин булмаган почмаклары әле шактый. Мөмкинлек булу белән, шул җирләрне күреп кайтыр идем. Үзем яши торган Әлмәтнең “Сәламәтлек” паркын бик яратабыз, анда еш булабыз. Туган ягымның Лениногорск шәһәрендәге “Городское озеро” дигән күл буйларын да аерып әйтәсем килә. Анда “Ак ротонда” дигән җир бар. Өскә кадәр менсәң, бөтен шәһәр уч төбендәгедәй күренә. Татарстан дип әйтсәләр, иң беренче, күз алдына туган авылым белән беррәттән, Лениногорск, Әлмәт һәм, әлбәттә, Казан шәһәрләре килеп баса.

 

Николай МЕЛЬНИКОВ, Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы:

– Иң яраткан урын – туган ягым, Черкас авылы. Ә иң матур урын, әлбәттә, Казан. Үзем яши торган Алабуганың “Чертовое городище” дигән урынын да яртам. Тарихи, бар кешене җәлеп итә торган җир ул. Кама елгасына карап, бар дөньяңны онытып, ял итеп утырырга да була.Татарстанда бер дә булмаган урыннарым бар әле. Шундыйларның берсе – Спас районындагы Болгар. Шул якларны барып күрәсем килә. “Татарстан” сүзен ишетүгә, бай табигатьле матур туган җир күз алдына килеп баса.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев