Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен балалары өчен «Айбагыр» этнолагереның 14нче сменасы рәсми рәвештә ачылды

Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагеренда «Айбагыр» этносменасы 14нче тапкыр 10-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачты. Быел анда 104 бала ял итәчәк.

24 июль көнне «Айбагыр» этносменасын ачу тантанасында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина, газетаның сайт редакторы Алина Кондратьева һәм СММ белгеч Алиса Ахметшина катнашты.

«Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм үз исемемнән сезне «Айбагыр»ның ачылуы белән котлыйм. 2012 елда әлеге проектны башлаганда, уңышлы булырмы икән дип борчылган идек. Ә инде бүген «Айбагыр» 14нче тапкыр үз ишекләрен ачты. Лагерьга елдан-ел балаларның күбрәк килүе куанычлы. Керәшен культурасын өйрәнергә теләвегез сөендерә. Сез молодцы! Этносмена файдалы, күңелле узсын. Яңа дуслар табарга, алар белән киләсе елда да «Айбагыр»да очрашырга язсын», – дип чыгыш ясады Ирина Муллина.

«Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина да балаларны,  вожатый дәдәйләр, түтиләрне лагерьның ачылуы белән котлады.

«Без ел саен монда киләбез. Шундый актив, күзләре янып торган, талантлы балаларны күрүебезгә шат. Үзебез дә сезгз журналистика буенча мастер-класс уздырырга килербез. Монда бик күп белемнәр алып кайтырсыз», – дип сөйләде үз чыгышында.

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Айбагыр»да отрядлар саны да күбрәк – барлыгы 4 отряд. Лагерьда Татарстанннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербуг шәһәреннән килгән балалар да ял итә. 

«Айбагыр» сменасы керәшен балалары өчен оештырылган махсус смена. Этнолагерьның төп максаты — балаларның керәшен дөньясына кагылышлы мәгълүматларын тагын да арттыру, аларны үзебезнең йола-гадәтләр белән тәрбияләү. Сабыйларга халкыбызның йолаларын, фольклорын, традицияләрен, үзенчәлекләрен өйрәтү өчен лагерьда барлык уңайлыклар да бар. Смена тәмамлангач та, үзләренең белемнәрен бүтәннәр белән теләп бүлешергә әзер балалар тәрбияләү – лагерьның төп бурычларының берсе.

Быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, патриотик чаралар да булачак. Отрядларга исем сайлаганда да моны күз уңында тотканнар, һәр отрядның исеме керәшен геройлары белән бәйле иде.

  • Беренче отряд – «Ольга канатлары» (Советлар Союзы Герое, очучы Ольга Санфирова);
  • Икенче отряд – «Гавриловцы» (Советлар Союзы Герое, Брестны саклаучы Петр Гаврилов);
  • Өченче отряд – «Орловлар» (Советлар Союзы Герое Николай Орлов);
  • Дүртенче отряд – «Алаевлар» (Михаил Алаев Бөек Ватан сугышы герое). 

Һәрберсенең үз девизы һәм җыры бар. Һәр отряд якты, төсле футболка һәм кепкалары белән аерылып тора. Әйтерсең, лагерь мәйданчыгы күбәләкле болынга әверелгән.

Лагерьны ачу тантанасында Россия һәм Татарстан гимнын балалар һәм килгән кунаклар аягүрә басып тыңладылар. Ә инде аннан соң, матур традиция буенча, «Айбагыр» лагере флагын «Айбагыр Җегете 2024» Макар Саттаров алып чыкты.

Балалар әле кичә генә килгән булсалар да, «Айбагыр»ны ачу тантанасына инде керәшен җыруларын, биюләрен үз эченә алган бәйрәм концерты әзерләргә өлгергәннәр.

Андерей Казанцев саксафонда уйнады, Антонина Максимова шигырь сөйләде, Арсений Гаврилов керәшен җыруы «Ак куян»ны башкарды, Антонина Максимова шигырь сөйләде, ә Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре»ндә икенче урынны алган Кристина Грибакова керәшен биюе башкарды. Бик талантлы балалар җыелган быел да.

Лагерьда иң мөһим кешеләр ул – вожатыйлар. Алар белән дә таныштык. Әлеге вожатый дәдәйләр, түтиләр үзләре дә кайчандыр «Айбагыр»да ял иткән балалар, ә бүген инде алар Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары. Вожатый – балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Шуның өчен дә аларга конкурслар ясап, иң көчле һәм тәҗрибәләре җиткәннәрне генә сайлаганнар. Быел лагерьда «дәдәй» һәм «түти»ләрдән Игорь Шрыков («Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе, смена координаторы), Лиана Самойлова (педагог оештыручы), Дмитрий Баранов (Керәшеннәр КВН командасы капитаны), Светлана Иванова («Кряшен чибяре – 2024»), Ариана Кадыйрова («Кряшен чибяре – 2025»), яшьләр хәрәкәте активистлары – Тамара Минова, Павел Лукин, Мария Адамова, Аделина Архипова.  

Шулай ук, лагерьның ди-джейе, «Бәрмәнчек» ансамбле солисты Денис Михайлов да әйтеп китәргә кирәк.

Ахырда, вожатый Метри дәдәй (Дмитрий Баранов) «Айбагыр»ның 14нче сменасын ачабыз!» дип «Мирас-Наследие» лагеры ишегалдын яңгыраткач, бергәләп «Безнең ил» җырын башкардылар. «Айбагыр»лыларны 18 көн күңелле, ә иң мөһиме файдалы ял көтә.

  • Быел Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерендагы «Айбагыр» этносменасында 10-18 яшьлек 104 бала ял итә.

Лагерь тормышы, анда узган чаралар, мастер-класслар турында «Туганайлар» сайтында, социаль челтәрдә таныштырып барырбыз.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев