Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Албайда Ишмай чишмәсе аруландырылды

Мамадыш районының Албай кияве, Чиләбе ягыннан булган Сергей Ишмаев авыл чишмәсен төзекләндергән.

Албай авылы, тау астында урнашкангадыр, чишмәләргә бай як: Аръяк чишмәсе, Тегермән чишмәсе, Унике чишмә һәм башкалар. Авылның югары очында тау астыннан бәреп чыккан тагын бер чишмә бар. Аны авыл халкы үзара Комлы чишмә, Елкы чишмәсе дип тә атаган. Ул бүгенге көнгә кадәр ярым ташландык хәлдә яткан.

Әлеге чишмә Зоя (Шалкина) һәм Сергей Ишмаевларның бакча башында урнашкан. Ул чишмә суы 3 җирдән бәреп чыккан. Шәһәрдән Албайга торырга кайткан Сергей Ишмаев башта анда торба сузып, суны  алырга уңайлы итеп ясаган. Үзләре чишмә суын гел шуннан алганнар.

Бу елның апрель аенда Сергей  әлеге чишмәне төзекләндерергә керешә. Хатыны белән бергәләп, 3 ай дәвамында, чын мәгънәсендә чишмә янында төзелеш алып баралар.

«Чишмәне төзекләндерү бер дә җиңел булмады. Андагы картаеп аварга якынлашкан карт агачларны кисеп чистарттым. Чишмәгә төшә торган урынны киңәйтеп, зур-зур ташлар җәйдем. Бу эшкә 50 меңләп акча китте», – дип сөйләде Сергей Владимирович.

Чишмәне һәм тирә-ягы өр-яңадан үзгәртеп ясагач, 7 июльдә Мамадыш районының Омар авылыннан  отец Андрейны чакырып, чишмәне аруландырганнар. Заманча чачауник-бинаның ишек уемы өстендә зур кач кадакланган, Эчкә аяк атлауга ук, күз түрдәге стенага берткетелгән изгеләр төсенә – тәреләргә төшә. Сары такталардан матур итеп ясалган бу бина эчендә, уртада – купель.

Чишмә суын шул эчке яткан да, бинаның тышкы ягына чыгарылган ике торбадан да алып була. Ургып чыккан салкын чишмә суы үзе дә шифалы, ә инде отец Андрей аруландыргач, аның шифасы бермә-бер арта. Әле чишмә янында, элгәреләр гадәте буенча, чачауник та ясап куйган. Анысына авыл кешеләре яулыклар бәйләп куйганнар.

«Сергейга – Чиләбе өлкәсенең Миас шәһәреннән. Озак елллар Себердә яшәгәннәр. Аннары Алабугага күченеп кайтканнар. Авылда бу рус киявебезгә һәм карендәшебез Зояга сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Алар икесенең дә әниләрен үзләренә алып кайтып, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Ул ясаган купельдә киләсе елны чумылучылар аз булмас. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Шушы игелекле эше өчен бу чишмәне, Сергей хөрмәтенә Ишмай чишмәсе дип атарга булдык. Сергей авылда уздырган чараларга да актив йөри. Гитарада уйнап җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша. Кыскасы, һәрьяктан булган авылыбыз кияве. Балалар күңелен дә күрә белә әле ул. Инде 3 ел рәттән, өйләре янында кыш көне чана шуарга дип тау ясый. Баганага утлар сузып, әлеге тау су буена кадәр якты. Балалар, оныклар белән үзебез дә кыш көне гел шунда тау шуарга йөрибез», – дип мактап сөйләде Любовь Мишурина.

Тау шуу дигәннән, узган кыш Албайга кайткач, без балалардан киммени дип, чана алып, су буендагы таудан кич буе рәхәтләнеп шудык. Киң итеп ясалган һәм утлар балкып торган чана юлыннан выжлап шуып төшүнең рәхәтлеген әйтеп тормыйм. Кыш җиткәч, Албай ягына чана шуарга кайтыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец.