«Айбагыр»да — хәрби-патриотик көн
Керәшен балаларын үзенә җыйган «Айбагыр» этносменасында көн дә яңа мастер-класс уздырыла.
Лагерьда вожатый булып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр арасында төрле өлкә экспертлары бар. Бу — балалар өчен бик уңайлы. Вожатыйлар һәм чакырылган кунаклар балалар өчен көн саен төрледән-төрле мастер-класслар үткәрәләр.
Быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, бер көн дәвамында «Айбагыр»да патриотик чаралар булган. Көн патриотик квесттан башланган. Һәр отряд төрле биремнәр үтәгән, сорауларга җавап эзләп, сынаулар аша узган. Квест барышында яралы солдатка беренче медицина ярдәме күрсәтү, «миналы кыр» буйлап күз бәйләнгән килеш үтү, маршировка, сугыш чоры җырларын башкару һәм башка сынауларны үтәгәннәр.


Мастер-классларның берсендә балаларга Калашников автоматы төзелеше, аның кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылганы турында сөйләгәннәр. Автоматны вакытка сүтеп-җыю буенча мастер-класс та булган. Анысында аеруча малайлар үз көчләрен сынаган.
Балалар заманча хәрби кием белән дә танышканнар. Соңыннан, һәр отряд кул астындагы әйберләрдән хәрби кием, хәрби техника, сугыш кирәк-ярагы ясап, аны башкаларга тәкъдим иткәннәр.


Ә кичен, «Ватанны саклаучылар» күргәзмәсе булган. Балалар керәшеннәрдән чыккан Бөек Ватан сугышы геройлары һәм замана батырлары турында лекция дә тыңлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев