«Кряшен чибяре-2025» титулын Ариана Кадырова яулады
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2025» титулын Ариана Кадырова яулады

Конкурс финалында 6 кыз көч сынашты. Питрау бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданы кич буе гөрләтте.

«Кряшен чибяре-2024» титулына ия булу өчен, 6 чибәр керәшен кызы көч сынашты: Кристина Грибакова – Мамадыш районы, Лиана Маркова – Башкортостан республикасы, Бакалы районы, Ангелина Мухина – Питрәч районы, Анита Давыдова – Кайбыч районы, Ариана Кадырова – Мамадыш районы, Арина Трушова – Мамадыш районы.

18-28 яшьлек кызлар катнашкан бу конкурста беренче урынны яулап Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре» Ариана Кадырова булды.

Икенче урында – Ангелина Мухина, 

Өченче урында – Лиана Маркова

Арина Трушова Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» беренче урын,

Кристина Грибакова  Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» икенче урын.

Шулай ук, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде:

Арина Трушова –   «Онлайн Кряшен Чибяре»;

Кристина Грибакова – «Иң сөйкемле»;

Анита Давыдова – «Иң уңган».

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев