«Бу көнгә озак килдем»: җырчы Алина Давыдова беренче сольный концертына әзерләнә
30 октябрьдә, Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә җырчы Алина Давыдованың беренче концерты булачак. Концертка әзерлек турында карендәшебезнең үзеннән сораштык.
«Кряшен чибяре-2014» титулы иясе Алина кыю адымнар белән эстрада дөньясында танылып килә. Аның инде халык яратып өлгергән хит җырлары, үз тамашачысы, үз стиле бар. Тиздән ул, Казанда үзенең сольный концертын куячак.
– Алина, әлеге концерт синең өчен күптән көтелгән вакыйга дип беләм.
– Бу көнгә озак килдем. Дөресен әйткәндә, һаман ышанып бетә алмыйм.
– Концертка әзерлек ничегрәк бара?
– 3 ай элек әзерләнә башладык. Режиссер белән эшлибез. Концертның инде «скелеты» бар. Репертуарны барлап бетердек, төркем җыйдык, биючеләр, музыкантлар. Атна саен репетицияләргә җыелабыз.
Концертның алып баручысы юк, үзем сөйлим, үзем җырлыйм (елмая). Концертта монолог аша үз тормышымда булган, әле халык ишетмәгән, белмәгән хәлләр белән дә таныштырачакмын.
– Курку хисе дә бардыр?
– Чыгып 1-2 җыр гына җырлау түгел, ә үз концертың. Масштаб ягыннан да зур бит. Шуңа күрә, әлбәттә, курку, дулкынлану хисләре бар, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бу – җырчы өчен гадәти хәл.
– Күп артистлар, үз концертларына иҗатташ дусларын чакыра. Синең концертта да башка җырчылар булачакмы?
– Марина Карпова киләчәк, аның белән “Керәшен кызлары” дигән җырны башкарачакбыз. Тагын бер җырчы белән дуэт көтелә. Анысын әлегә әйтмим, «сюрприз» булсын (елмая).
– Репертуар, шоу ягына килгәндә?
– 15-16 ел элек башкарган хит җырлар белән беррәттән, яңалары да була. Театральләштерелгән чыгышлар да көтелә. Халык җырларын да җырлаячакбыз, әлбәттә. Кыскасы, тамашачыны шаккатырырга тырышачакбыз. Моның өчен бик күп көч куябыз. Ышандырып әйтәм: матур, колоритлы, динамичный концерт булачак. Барыгызны да көтеп калам!
Көзге салкын кичтә, бергәләп 30 октябрьдә, Алинаның концертына барып, рәхәтләнеп җырлап, ял итеп кайтык, карендәшләр!
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев