«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Тамара Минова егете Айрат белән туй уздыру грант оттылар
«Яшь парларга — грантлар» проектында җигән 20 яшь парны Казан Кремлендә бүләкләделәр. Аларга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат, бүләкләр тапшырдылар.
«Яшь парларга — грантлар» проекты, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, быел 8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башланган иде. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган әлеге социаль проект гаилә корырга җыенучы парларга 100 мең сум күләмендәге грант бирүне күз уңында тота. Бу акча туйны аерым бер тематик форматта оештыру өчен бирелә.
Казан Кремлендә узган бүләкләү тантанасында, 20 яшь пар арасында, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, «Кряшен Чибяре» конкурсы финалисты Тамара Минова һәм аның егете Айрат Кашафетдинов та булган.

Тамара белән Айрат югары уку йортында танышалар.
«2023 елда без икебез дә авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институтына, җөрле белгечлекләр буенча укырга кердек. Икебез дә студсоветка, вокал юнәлеше буенча "проба«га килгән идек. Шунда таныштык. «Беренче курс студентлары» көне алдыннан репетицияләргә йөргәндә арлаша башладык, ә концерттан соң аралар якынайды, очрашып йөри башладык. Шунда ук бер-беребезгә туры килүебезне аңладык. Университетта уздырылган бөтен чараларда бергә катнаша башладык», — дип сөйли Тамара танышу тарихларын.
Әлеге конкурс турында алар яңалыкларда күреп алалар. Туйга аз вакыт кына калса да, гариза җибәреп карарга булалар.
«Видеопрезентация, туйның сметасын, эчтәлеген язып, гариза җибәрергә кирәк иде. 3 минутлык видеода барысын да аңлатып, барлык мәгълүматны бирү авыррак булды, ләкин без моны булдырдык. Туйны Казанда, 24 августта уздырырга уйлыйбыз. Катнаш гаилә булгач, туй бизәлешендә керәшен һәм татар элементлары да булачак. Мин, керәшен кызы буларак, яшь киленгә баш киеме бәйләтү йоласын үтиячәкмен. Бал һәм май белән килен каршы алу йоласы да булачак», — дип туйга әзерлек турында сөйләде Тамара.

Яшь парларны Россия дәүләт думасы депутаты Татьяна Ларионова котлап, теләкләрен җиткергән:
«Бу көн тарихка кереп калачак. Татарстанда гына түгел, Россиядә беренче тапкыр гаҗәеп акция үткәрелә. Ул сезнең йөрәкләрне гомерлеккә бәйләячәк. Рәсми язылышуыгыз бер генә һәм гомерлеккә булсын. Сезнең иң лаеклы парлар икәнегезне мин тәгаен беләм. Чөнки бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик күп иде. Без, жюри әгъзалары, хәтта югалып калдык. Яшь парларның язмышлары да төрле. Арада мәктәп елларында кабынган мәхәббәт утында янучылар да бар. Күпләр үз ярын студент елларында тапкан. Арада төрле милләттән булган парлар да бар. Бу да — безнең өчен сөенеч, чөнки Татарстанда төрле милләт халыклары дус һәм тату яшиләр».
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, республикада бу һәм башка проектларның барысы да гаиләләрне ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев