Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре 2025» конкурсында III урынны алган Лиана Маркова: «Конкурста катнашу — бай тарихка ия этник культураңны башкаларга да күрсәтү мөмкинлеге»

Конкурста III урынны алган Башкортстан республикасының Бакалы районыннан килгән Лиана Маркова конкурс турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Кряшен Чибяр»ендә катнашу — бай тарихка ия этник культураң белән танышу, аны өйрәнү һәм башкаларга да күрсәтү мөмкинлеге. Киләчәктә яшь буыннарга да үзебезнең бай мираска шундый ук мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен, без конкурсантларның осталыгын арттыру да әле ул.

Икенче ел рәттән, республикакүләм «Питрау» бәйрәмендәге «Кряшен Чибяре» конкурсында үзебезнең Башкортстан республикасын тәкъдим иттем. Быел 3нче урынга лаек булдым.

Конкурста кызларның тышкы матурлыгына гына игътибар ителми. Чибәр булу гына җитми, син керәшен җыруларын, биюләрен, йолаларны белергә тиешсең. 

Сәхнәдә, тамашачы каршында үзең генә басып торганда, әби-бабаларыңның күңел хисләре салынган йола-гадәтләре аша борынгылыкны, аның үзеңә көч бирүен тоясың. Йөрәгең горурлык хисе белән тула. Сәхнәдә ясаган һәр адымым, һәр хәрәкәтем миңа бу конкурста үземне генә түгел, ә районымны, үз ыруымны, гаиләмне күрсәтү икәнен искәртеп торды. 

«Конкурста катнашу авыр булдымы-юкмы?» дип сораганда, мин аның өчен җитди әзерләнергә, үзеңдә зур җаваплылык хисе тоярга һәм бар игътибарыңны конкурска юнәлтергә кирәк икәнлеген әйтәм.

Бу конкурста теләктәшлек төркеме белән эшләү, өлкән буын ярдәменә таяну зур роль уйный. Шуннан башка яхшы нәтиҗә булмый. Онытмагыз, өлкәннәр — бай культурабызны саклаучылар. Алар белән киңәшләшеп эшләргә кирәк.

Үземә килгәндә, «Сөнәкәй» халык фольклор ансамбленә рәхмәтем зур. Конкурста йолаларны күрсәткәндә алар инде икенче ел рәттән миңа ярдәм итәләр. Быел без «Нардуган»ны күрсәттек. Әти-әнием, туганнарым, дусларым һәрвакыт янымда булып, көч биреп тордылар.

Ольга Маркова конкурсның барлык этапларында ярдәм итте. Ул үзе әйткәнчә, «үз халкыңның фольклорны һәм традицияләрен өйрәнү — борынгыдан килгән мирасыбызга хөрмәт ул».

Чыннан да, фольклор — бәяләп бетергесез зур кыйммәткә ия байлык. Ул безне үз культурабызны өйрәнергә, элгәредән килгән үзенчәлекле мирасыбызның кадерен белергә өйрәтә.

«Мин — керәшен. Керәшен кызы булыуыма чын күңелдән сөенәм» дигән эчке бер горурлык хисләре белән кайттым бу конкурстан. Кечкенә чактан ук күңелемә «керәшенлек»не сеңдерергә омтылган әбием Аннушны, аның әйткәнәрен искә төшердем. Кызганыч, әбием үзе исән чакта моның белән, нишләптер, аз кызыксынылган…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев