Казаннан Вадим Захаров: «Иң яраткан почмак – һәркемгә туган ягыдыр»
Татарстан – көннән-көн үзгәрә, үсә. Туристлар агымы да елдан-ел арта. Кайсы гына районны, шәһәрне алма, искиткеч матур урыннары күп.
Без дә, карендәшләребез белән бергәләп, “Татарстанның кайсы почмагы җәлеп итә?”, “Кайларда булырга яратасыз?” дигән сорауларга җавап эзләдек.
Вадим ЗАХАРОВ, акушер, врач УЗИ, гинеколог, 37 яшь, Казан:
– Иң яраткан почмак – һәркемгә туган ягыдыр. Минем өчен дә шулай, Кукмара районының Пчеловод авылы. Ә иң җәлеп итә торганы – Кама тамагы һәм Югары Ослан районнары. Менә ул урыннарга тагын бер барып, карап кайтыр идем. Бик матур җирдә урнашканнар. Безнең Кукмара янәшәсендәге Саба районының Мингәр авылын да күңелне үзенә тартып тора, дип әйтер идем. Андагы матурлык... Халыкка рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү өчен ясалган урыннар да бар анда. Дөресен генә әйткәндә, Татарстанның кайсы гына почмагын алма, искиткеч бит инде. Мин рульдә барганда да гел тирә-якны күзәтеп, карап, табигатебезгә сокланып йөрим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев