Үз җиреңдә – үз көең: Янсуардан Анна Кутузова гомеренең җанга уелган мизгелләрен барлый
Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Анна түти Кутузова 85енә якынлашканда яшьлек хатирәләрен искә төшерде.
Әтисе бүләге
— Әти Германиядән алып кайткан зәңгәр җефәктән нәнәй бик матур итеп, керәшенчә күлмәк текте. Яулыгы да бар иде зәңгәр төстә. Нардуганда Кәвәл авылына утырмага баргач, зәңгәр күлмәгемне киеп су китердем. Шул күлмәкне әти төсе итеп саклый алмадым. Шуңа йөрәгем өзгәләнә. Мин генә түгел, барыбыз да заманча киемгә күчтек. Нәрсәгә ул керәшен күлмәге дип уйладык ул вакытта. Хәзер кирәк тә, — дип бер тын сүзсез торды да, Анна түти сүзен дәвам митте. — Чиккән альяпкычымны улым Толик югалтты. Нардуганда киенеп, су китерергә чыгып китте. Клубка кергәч керәшен киемнәрен салып куйганнар. Күлмәге кайтты, алъяпкычы — юк. Ялгыш кемдер алгандыр инде. Ирем Илҗәнең анасы Дарушның әүвәлге сатин күлмәге дә бар иде әле. Питрәчтәге кечкенә кызым Надя алып киткәндер.
Элгәреге киемнәрне Анна түтинең «хәзер кирәк тә...» дип уфтануы юккка гына түгел. Балаларының туган көннәрдә, туйларда керәшен күлмәкләре киеп, алъяпкычлар ябып, бәйрәм итүләре Кутузовлар ыруының матур бер гадәтенә әйләнгән. Бу олы юбилеенда да керәшен күлмәкләре кигән, альяпкычлар япкан балалары, оныклары Анна түтигә җырулы, матур теләкле бәйрәм бүләк иткәннәр. Кадерле кунаклары — улы Николай яклап кодасы Рабит Батулла белән кодагые Рузиләнең урыны түрдә булган.
Теләп алган бала
— Гаиләдә Мария түти белән икәү генә булдык. Нәнәй авырлык белән тапкан баштагы ике бала гомерле булмаган. Аннары Мария түти туган. Түтидән соңгы бер кыз белән бер малай да якты дөньяда яши алмаган. Кырык бернең июнендә сугыш чыгып, әтием Борис Гордеевны алганнар. 4 августта нәнәй мине тапкан. Әти кайтканда, мин 5 яшьлек идем. «Кил инде, кызым, сагындым сине», — дип, әтинең мине кочакламакчы булганын, үземнең аны чит итеп, качып йөрүемне хәтерлим. Сугыштан кайтып ике генә ел торды шул, иртә китте. «Син — теләп алган бала», — дип гел әйтсә дә, нәнәйнең дә безне карап утырырга җае булмады. Әтинең анасы Мәтери әби үстерде безне, — ди ул уйларында узганнарга кайтып.
Әтисе генә түгел, Анна түтинең нәнәе Үкчи дә кыска гомерле була. 54 яшендә, Юрий Гагарин космоска очкан көнне күзләрен мәңгегә йома. Гомерендә күп кайгы-хәсрәт кичергән Анна түтинең йөрәгенә гомер төзәлмәслек тагын бер яра өстәлә...
Айбагырлы кашагалар
— Матчага элү өчен, айбагырлы кашага чиккән идем. Буйдан-буйга эленә торган ул кашаганың очына кәтүк җебеннән челтәр бәйләп тоттым. Кияүгә чыкканда ике тәре алдына куярга бистәрләр алып килдем. Киндердән суккан ул бистәрләрне нәнәй бирде. Юклык вакыты, өй киендерү кая инде?! Сипләнгән кечкенә генә иске өйгә төштем. Ул өйдә Шылык Үгәпие Кутузова үзе генә торган. Төп йорттагы үги каенанага чыдый алмыйча, ике бала белән әниләр шул әби янына чыккач, ирем Илҗә туган.
Гаилә коргач, өй җиткереп, 30 ел яшәгән идек, яндык. Шуннан соң, Илҗә туган шушы нигездә салынган йортны Үгәпинең улы Николайдан сатып алдык. Алдагы һәм арттагы өйдәге тәре алларының икесе дә элекке хуҗалардан калган. Бездә тәрене кузгатмыйлар, өйдә кала. Үзебезнең өй янгач, тәрегә ут тимәсә дә, каенана аны шул нигезгә күмеп калдырды, — дип гомеренең пар канатлы елларына тукталды Анна түти. — Илҗәгә операция ясагач, төн дип тормадым, аның урынына басу уртасындагы водокачкага су кудырырга йөрдем. Куркуны белмәдем, ике йөрәкле булганмындыр...
Үземне жәлләмәдем
— Каенана белән 45 ел яшәдем. Төшкәннән бирле фермада сыер саудым. Эштән кайткач хуҗалыктагы терлекне карыйсың. Рәхмәт яусын, әни биш баламны үстереште. Бәби тапкач бер генә ай тордым өйдә. Иң кече кызымны тапканда да әрәмәдә сыер сава идем. Бер сыер бозаулады. Бозавын фермага илтергә кирәк. Тоттым да, яңа туган бозауны арбага күтәреп салдым.
Су киткән килеш төнне чыктым. Иртән роддомга барырга кирәк. Фермада кемнәрдер кыйнап үтергән ирне машинага салып, Питрәчкә моргка ярырга алып баралар икән. Мин дә кузовка, гроб янына утырдым. Барсам, роддом ремонтка ябылган. Табиблар Шәлегә алып киттеләр. Надям 7 айлык булып туды. Тыныч булды, юньләп еламады да. Кызларым, улларым, киленем, киявем дә әйбәтләр. Ялгызыма ямансуларга ирек бирмиләр. Питрәчтә яшәүче Нинам атна саен янымда. Балаларым кайта, йортта барысын да ялт итеп эшләп китәләр.— дип янәшәсендә утыручы улы Николайга яратулы караш ташлады Анна түти.
Тамакса, шәл
— Тамаксам — нәнәем Үкчидән калган мирас. Кыз чагымда җәйге уеннарда, Сабантуйларда да шушы тамаксаны тактым. Иргә киткәч тә өстемдә керәшен күлмәге булды. Каенана йортына төшкәч, элек сөйләштерү гадәте бар иде. «Мине әни дип әйтерсең» дип, каенанам күлмәклек ситсы бирде. Аны нәнәй керәшенчә итеп текте. Киндер күлмәкләрне нәнәйләр, әбиләр генә киде, — дип муенындагы тамаксаның авыр көмеш тәңкәләрен сыйпап алды Анна түти.
— Кечкенәдән мине үстергән Мәтери әбинең кызы 18дә Тегермән тавына кияүгә чыгып, өч атна торган да үлгән. Аның исемен миңа кушканнар. Шуның әйберләрен әби: «Анна тутаңнан калган истәлек, сиңа булсын», — дип бирде. Олы җефәк яулык та биреп калдырган иде әби. Түти «үземдә cаклыйм» дип, алып менеп киткән иде, алъяпкыч теккән. Истәлек итеп балаларга биргән булыр идем әле... Нәнәем Үкчидән калган бу тамаксаны Питрәчтә яшәүче кече кызым Надяга калдырырмын дип торам. Ире Илья Дмитриев та үзебезнең як керәшене. Мишәнең теге ягындагы Түбән авылдан ул. Хәзер анда дачниклар гына кайта, кышка Димук Колясы гына кала. Надя, үз чиратында, ике кызының берсенә мирас итеп тапшырыр.
Анна түти каенанасы Даруштан калган дәү сандыкны, андагы әйберләрне дә балалары кадерләп саклар дип өметләнә.
Үз өемдә — үз көем
— Элек гөл карарга вакыт булмады. Хәзер бакчамда яран гөлләр чәчәк атып утыра. Җәйгелектә алар бакчаны ярата, кышка өйгә алып керәм. Өемдә — Питрәчтәге малаем Анатолий алып кайткан гөлләр. Николай белән Люба үз яннарына, Казанга чакырып торалар, башка балаларым да үз яннарына дәшә, китмим әле. Үз өемдә — үз көем. Әкрен генә яшәп ятам. Балаларым яныма кайтып, булышып торалар, рәхмәт. Казандагы Нина белән киявем Рамил атна саен янымда. Миннән өч яшь олырак Ольга Казанга китеп караган иде, сагынуы авылга алып кайтты. Үз йортыңда яшәүгә җитми, — дип авылдан аерылмау сәбәбен дә сөйләде ул.
Анна түти «уянам да, и, Ходаем, бүген дә якты көн күрәм», дип әйтә.
— Ашыйм да, и, Ходаем, җирдәге дәүләтең белән туйдырганга тау итәм, күктәге дәүләтеңнән дә буш калдырма, дип телим. Әтинең анасы Мәтери әби күп иманнар өйрәтеп калдырды. Олы бәйрәмнәрдә Кәвәл тыкрыгындагы бер әби өендә келәү иттеләр. Мин дә әбигә ияреп керә идем. Олыларның берсе дә юк инде. Илҗәнең үлгәненә дә 21 ел булды, каенанам аннан калып 4 кенә ай торды. Төшемә керәләр. Аларны күрсәм, гел сөенечкә, әйбәткә була. Үзем сиксән бишне тутырдым. Гомер буе авыр эш, һаман күтәрү булды, үземне жәлләмәдем. Әллә шуңа Ходай гомер биргән. Кызым Марина гомерен дә яшимдер, дип уйлыйм. Тәре алдына киләм дә, Аллага шөкер. Күрергә күзем, йөрергә аягым бар, барысына да бер түгел, мең рәхмәт дим. Үземнең әбием гел шулай өйрәтә иде.
Гомер иткәндә Анна түти авырлыкларны күп кичергән. Ә иң авыры — 18е тулган кызы Маринаның үлеме. Шушы йортка күченгәч, өйнең тышкы ягын буяганда Маринаны ток суккан. Аның яраткан җыруын «Май үткәнгә кайгырмагыз, безнең гомерләр үтә» дип, ямансу чакларында Анна түти әле хәзер дә көйли…
«Бернәрсәм дә калмый, дияр идем, Бу дөньяга миннән олы мирас — балаларым, оныкларым кала. Алардагы керәшен күлмәкләре, тамаксалар кайсы ырудан булуларын искә төшереп торыр», — дип күңеле нечкәргән әңгәмәдәшемә сокланып карап тордым.
Үз туган җирендә үзенең керәшенлеген саклап яшәүче Анна түти Кутузова шикелле якты күңелле карендәшләр күбрәк булсын иде ул. Кешелекне яшәтер көч нәкъ менә шундый кешеләрнең эчкерсез гадилегендә, ыру хәтерен кадерләвендә, ныклы рухлы һәм туган җиргә тугры булуында бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев