Хәбәрләр

Сәйтәктә «Керәшеннәрнең көнкүреше» дигән фольклор дәрес узды

Менделеевск районының Сәйтәк авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Керәшен йорты» музеенда фольклор дәрес уздырды.

Балалар керәшеннәрнең йола-гадәтләре, мәдәнияте турында күп кызыклы мәгълүмат белгәннәр, музей бүлмәсе экспонатлары белән танышканнар.

«Балаларга керәшен мәдәнияте, ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләре турында сөйләдек. Балалар карап кына калмыйча, барысын да үз куллары белән тотып карый алдылар, аларга бик ошады. Әлеге чараның максаты: балаларны керәшеннәрнең тарихы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, киемнәре белән таныштыру», – дип язды оештыручылар.

Фото: Сәйтәк авылы китапханәсе


Нет комментариев