23 сентябрьдә Сарман районының Ләке авылы мәдәният йортында аеруча җылы һәм тантаналы мохит хөкем сөрде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Заманыбыз геройлары» дип исемләнгән патриотик акция үткәргән. Аның максаты — халыкка батырлык, намус һәм Ватанга булган мәхәббәт турында тагын бер кат мөһим сүзләр ишеттерү.
«Еш кына без батырлык үрнәкләрен тарих дәреслекләре битләреннән эзләргә күнеккәнбез, ләкин чынбарлыкта исә геройлар безнең янәшәдә яши. Алар — дан өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча көн саен лаеклы гамәлләр кылучы кешеләр. Безнең «Заманыбыз геройлары» акциясе — үткәннәрнең батырлыгын кадерләргә һәм бүгенге көндә рухи көч күрсәтүчеләрне күрергә кирәклеген искәртү. Бу мөһим фикерләрне безнең белән уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Онытмыйк: батырлык — ул зур казанышлар гына түгел, ә иң беренче чиратта — кешелеклелек һәм үз принципларыңа тугрылык», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Римма Антонова.
Нет комментариев