Хәбәрләр

«Бәрәкәт» яшьләре сайлауларда үз тавышларын бирде

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков һәм аның урынбасары Лиана Самойлова сайлауларда катнаштылар.

18-20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар бара. Анда карендәшләребез дә актив катнаша, шул исәптән яшьләр дә. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сайлауга гаиләсе белән бергә барган.

«Сайлауларга киләчәгем өчен җаваплылык хисе белән барам. Үз тавышыңны бирү –  безнең алга таба ничек яшәячәгебезгә йогынты ясау мөмкинлеге», – дип әйтә Игорь.

"Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова да ел саен сайлауларга барып, үз тавышын бирә. Быел ул өч көнлек сайлауның беренче көнендә үк үз тавышын биреп калырга ашыккан. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев