Хәбәрләр

Керәшен Шуранында өлкәннәр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты

Авыл мәдәният йорты ветераннар советы белән берлектә күңелле һәм файдалы чара уздырды.

Мөслим районының Керәшен Шураны авылындагы табигать кочагында оештырылган бәйрәм авылдашларны берләштереп, коррупциягә каршы көрәш темасын уеннар аша аңлатырга ярдәм итте. 

«Катнашучылар „Коррупция лабиринты“ уенында символик киртәләрне узып, дөрес юлны эзләделәр. Шулай ук „Дөресме, ялганмы?“ викторинасы узды, анда өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чара ахырында барлык катнашучылар бер өстәл артында җыелып, үзләре үстергән ризыклар белән чәй эчтеләр. Бу мизгел авылда хезмәт һәм гаделлек, бердәмлекнең никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат искәртте. Мондый очрашулар коррупциягә каршы көрәшне гади һәм аңлаешлы итүгә зур өлеш кертә», — дип хәбәр итте мәдәният йортыннан Гөлназ Марданова.

 

 

Г. Марданова фотолары.


Нет комментариев