«Туганайлар» газетасының 18нче (574) санына кыскача күзәтү.
1нче биттәге фото — талантлы Полина Гыймазетдинова (Максимова) ясаган рәсем бирелде. 6-16 октябрьдә 2027 ел өчен «Туганайлар»га арзан бәядән язылу мөмкинлеге бтурында язылды, файдаланып калыгыз.
2нче биттәге «Уртак тарих» язмасы Түбән Каманың 60 еллыгына багышланды. Шәһәр үсешенә, башка торак пунктлар кебек, ике керәшен авылы да үз нигезләрен биргән. Шулай ук ил-көн хәбәрләре дә урын алды.
3нче биттә тулысынча Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган керәшеннәрнең җыр культурасына багышлап оештырылган республикакүләм семинар-практикум турында язылды.
4нче биттә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән карендәшләребез турында мәгълүмат бирелде. Кемнәр икәнен, укыгач белерсез.
5нче биттәге язма урманчылар көненә багышланды. Бу биттәге язма Яңа Усы егете, урманчы Сергей Романов белән таныштыра. Шулай ук, Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылыннан булган оста куллы Федор Крешков турында да бирелде. Быел ул ике үзенчәлекле проектын тормышка ашырган.
6нчы биттә 38 ел укытучы булып эшләгән Валентина Мартынованың хезмәт юлы турында. Нигә шушы һөнәрне сайлаган? Укытучы булу авырмы? Барысы да язмада. Бу биттә, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Денис Михайлов һәм «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова башкарган «кыз сорау» һәм «килен төшү» йолалары турында язылдды.
7нче биттә – «Чишмәләр – Ходай бәрәкәте». Язма Арча, Түбән Кама, Лениногорск, Питрәч, Зәй, Мамадыш районнарындагы чишмәләр турында сөйли.
8нче биттәге язмаларда — кеше язмышы. Казанда яшәүче Елизавета Низкина, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Василиса Косякова турында. Татарстанның халык шагыйре Григорий Родионовның тууына 85 яшь тулуга багышланган искә алу кичәсе турындагы язма да урын алды.
9нчы биттә «Туганайлар» газетасы оештырган «Керәшенчә марафон»да катнашучыларның кызыклы язмалары бирелде. Марафончыларның иҗади фикерләрен, тормыш тәҗрибәләрен һәм эчтәлекле язмаларын укырсыз.
10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсе Покрауга багышланган. Үгет тә бар.
11нче биттә җырчы шагыйрь Георгий Ибушевның «Ачыш» хикәясе. Шагыйрә Людмила Аланлының да шигырьләре бирелде.
12нче биттә Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән әңгәмә. Казанда узган «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфинал уены турында язылды. Финалга чыгу өчен 9 команда арасында ике керәшен КВН командасы да бар иде: «Гөргөри киленнәре» һәм «Супер кряшен». «Туганайлар»га язылып бүләк отучы турында мәгълүмат та бар.
Нет комментариев