Бал дөрес саклаганда гына файдалы үзлекләрен югалтмый.
Ул яктылыкны, җылылыкны, дымны яратмый. Шуңа балны капкачы тыгыз итеп ябып, салкынча һәм караңгы урынга куярга кирәк. Аш бүлмәсендәге шкафның бер бүлегендә, яктылыктан, төрле тәмләткечләрдән, тоз, ярма һәм җылылык чыганакларыннан ерак урында саклау бу очракта оптималь дип санала.
Дымлылык - 20 проценттан артса, бал әчи башлый. Ә якты урында тотсаң, файдалы үзлекләре кими. Бер ай өстәлдә торган балны дәвалану өчен куллануның мәгънәсе юк. Балны 40 градустан югарырак температурага җылытырга ярамый, юкса витаминнары таркала. Кристаллашкан булса, сулы савыт өстендә тотып алырга кирәк.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев