Җәй дәвамында нинди эшләр башкарылуын Владимир Уразайкин узенең фотоларында курсәтеп бара.
Зәйнең Керәшен Мәлеме авылындагы чиркәүдә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу изге эшнең башында торучыларның берсе — авыл активисты, чиркәү старостасы Николай Тихонов. Ул биредәге үзгәрешләр турында дулкынлану белән сөйли:
— Алты ел элек көчле җил чыгып, иске чиркәүнең куполын бәреп төшергән иде. Үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, бу хәлгә йөрәк әрнеде. Ни дисәң дә, бу бит минем туган җирем, әти-әнием нигезе. Әнием дә шушы авыл зиратында җирләнгән, — ди Николай.
Авылдашлар кул кушырып утырмаган: үз көчләре белән куполны яңартканнар, чиркәүнең тәрәзәләрен алыштырганнар. Барлык эшләр дә диярлек үз куллары белән башкарылган.
Бу изге эштә Керәшен Мәлемендә туып-үскән Владимир Уразайкин да зур тырышлык куя. Ул 17 яшендә үк туган авылыннан китеп, Иске Зәйдә төпләнгән булса да, туган нигезен, авылының рухи үзәген онытмый.
Җәй дәвамында нинди эшләр башкарылуын Владимир Уразайкин узенең фотоларында курсәтеп бара.
Чиркәүнең яңаруы — ул бары тик төзелеш эшләре генә түгел, бу кешеләрнең үз тамырларына булган мәхәббәте һәм хөрмәте билгесе дә.

В.Уразайкин фотолары. Зәй керәшеннәре төркеменнән алынды.
Нет комментариев