Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Казансу» һәм «Тумар» ансамбльләренең «Сандугач сайрар җир» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды.
Ямьле җәйләрне озатып алтын көзгә дә аяк бастык. Көз ае белән мәдәни чараларның яңа сезоны башлана. Быел исә яңа иҗади сезонга Җәкәү йортында эшләп килүче «Казансу» (җитәкчесе Павел Александров) һәм «Тумар» (җитәкчесе Алина Әхмәтшина) фольклор ансамбльләренең концерты старт бирде. Концерт Россиядә яшәүче халыкларның туган телләре көненә багышланган иде.
— Безнең иҗат коллективларыбыз Россиянең төрле халыклары телләрендә җырлыйлар. Бу — аларның яңа программасы, шуны тәкъдим итү кичәсе дә булып тора. Ике ансамбль дә традицияләрне саклауга зур өлеш кертә, — дип билгеләп узды Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.
Чыннан да, сәхнәдә төрле халыкларның җырлары яңгырады. Күп җырлар аккапельно, гармунга һәм думбрага башкарылды.
Дистәләгән мең тамашачы каршында Татнефть, Уфа ареналары, ВК-фест сәхнәләрен гөрләткән «Казансу» халык фольклор ансамбле 2021 елда оеша. Ансамбль репертуары Татарстан районнарының керәшен авыллары буенча экспедицияләр вакытында тупланган җырулардан тора. Бу кичтә алар керәшен, нагайбәк җырулары белән беррәттән, удмурт, коми, кырым татарлары телләрендә дә җырладылар.
«Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле 2019 елда эшли башлый. Ансамбль элгәреге җыруларны да, аларга заманча сулыш өреп, үзгәртеп тә башкара. Солистлары һәркайсы думбрада да уйный, бу ансамбльгә үзенчәлек өсти. «Тумар» — тәңкәләрдән һәм бизәкләрдән торган саклавыч. Бу ансамбль дә халык моңнарын саклаучы булып тора.
Концертта «Казансу»ның җитәкчесе Павел Александровның да җырлавын ишеттек. Талантлы егет дәртле итеп удмурт җыры башкарды. Бу — кичәнең көтелмәгән сюрпризы булды. Ул да борынгы җыруларны заманча аранжировка ясап башкара.
Кичә ахырында «безнекеләрне күреп торсыннар, танысыннар, белсеннәр» дип ике коллективка да ансамбль исеме язылган, керәшен бизәкләре ясалган матур футболка бүләк иттеләр.
Кичә, концертта чыгыш ясаучылар һәм кунаклар күмәкләшеп керәшеннәрнең гимнына әйләнгән «Безнең ил» җыруын җырлап тәмамланды. Мондый концертлар сагындырган икән дигән фикергә килдек. Зал тутырып килгән тамашачы моңа дәлил иде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев