Бу язма Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче хезмәт ветераны, күп балалы ана Валентина Данилова турында.
«Кеше хезмәте белән данлы», — диләр халык мәкалендә. Бу сүзләр Валентина Николаевнаның тормыш юлына бик тә туры килә. Аның язмышы — сабырлык, намуслы хезмәт һәм күркәм ана үрнәге.
Ул күп балалы гаиләдә икенче бала булып туып үскән. Гаиләдә җиде бала. Валентина икенчесе булгач, әнисенә кече эне-сеңелләрен тәрбияләүдә һәм хуҗалыкта төп ярдәмче булуы аңлашыла. Шуңа күрә, 1960 елда, 7 нче классны тәмамлагач та, ул фермага савымчы булып эшкә керә. Эшен намус белән башкара, әлбәттә, ул елларда барлык эш тә кул көче белән башкарылган. Авыр хезмәт аны куркытмаган. Ул социалистик йөкләмәләрне һәм планлы биремнәрне үтәп барган. Һәрвакыт сөт саву буенча алдынгылар рәтендә булган.
Әтисе Николай Иванович фронттан Җиңү белән кайтканнан соң, озак еллар Колаңгы әзерлек конторасында склад мөдире булып эшли. Аннан, лаеклы ялга чыкканчы, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенең Турминское авылы кибетендә сатучы булып эшли. Әнисе гади колхозчы булган.
1967 елда Валентина Хуҗа Хәсән авылы егете Иван Власовичка кияүгә чыга.
«Ул безнең авылның хөрмәтле кешесе һәм гомер буе Хуҗа Хәсән терлекчелек фермасында савымчы булып эшли. Алдынгы савымчы була, күп тапкырлар премияләнә, дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә. Ире колхоз фермасында исәпче, аннары Хуҗа Хәсән почта бүлеге белән җитәкчелек итә. Ире Иван белән өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка, аларны тәрбияләү, һөнәр сайларга ярдәм итү һәм зур тормыш юлына озату аңа ялгызына гына насыйп була. Ире 1975 елда, 39 яшендә, кинәт кенә вафат була. Ул вакытта иң кече кызлары Луизага нибары 1,4 яшь була. „Бик авыр иде“, — дип искә ала Валентина Николаевна, ләкин читтән ярдәм көтеп утырмый ул. Эшли, балаларын укыта. Ул күршеләре пенсионерлар Семен һәм Мария Рахлеевларга рәхмәтле: фермадан кайтканчы, алар кече балаларны үзләрендә калдырып торганнар, өлкәннәре мәктәпкә киткән. Балаларның олыраклары үскәч, әниләрен көтеп тормыйча, үзләре җыенып мәктәпкә киткәннәр. Юл уңаеннан үзләреннән кечеләрен күршеләргә калдырганнар, ә аларны әниләре эштән кайтканда алып кайткан», — дип сөйли Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.
Бүген Валентина Данилованың балалары бишесе дә гаиләле. Өлкән уллары Казан шәһәрендә яшиләр, уртанчысыы «Август-Кайбыч» агрофирмасында механизатор булып эшли, кызы Ольга — китапханәче. Ә кечеләре Луиза әнисенең һөнәрен дәвам итеп, алдынгы савымчы булды. Ул да «Август-Кайбыч» агрофирмасында эшли. Өчесе дә туган авылларында яшиләр, әниләренә хуҗалык эшләрен алып барырга булышалар, һәр эштә аңа терәк булалар. Бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Валентина Николаевнаның 9 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Ул балалары белән бәхетле, оныкларының уңышларына сөенеп яши.
О.Боярина фотосы.
Нет комментариев