Хәбәрләр

БДИны 100 баллга бирүчеләр өчен түләүләр кертелде

Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстан Республикасында 2026 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыючылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелде. 

Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме — 15 мең сум, икешәр — 25 мең сум, өч фәннән 100 балл өчен түләү 35 мең сум тәшкил итәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев