Карендәшләребез сайлауда актив катнаша
Хәбәрләр

Карендәшләребез сайлауда актив катнаша

18-20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар бара.

Карендәшләребез сайлауның беренче көнендә үк активлык күрсәтте. Тукай районының Борды авылыннан СВОда катнашучының хатыны Альбина Тимофеева балалары белән бергә сайлау участогына килде.

«Минем тавыш — тыныч күк йөзе өчен», — ди ул илебезнең якты киләчәгенә зур өмет белән.


Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, Борды авылында туып-үскән Иван Кузьмин болай диде:

«Үз гражданлык бурычымны иртән үк үтәдем, беркетелгән участогымда тавыш бирдем. Сайлауларда катнашу — ул илебезнең киләчәгенә битараф булмаган һәркемнең турыдан-туры бурычы, дип саныйм».


Сайлауга гаиләләр белән баралар. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында әниле-кызлы Канашовалар да 18 сентябрьнең иртәсендә үк сайлау участогына барып, үз тавышларын бирделәр.  

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре дә сайлауларда актив катнашып, үзләренең гражданлык бурычын үтәде. Үзәктә бүлек мөдире Ирина Муллина сайлауга һәрвакыт балаларын алып килә. 


«Кечкенәдән белеп, күреп үссеннәр. Илебезнең бөтенлеге өчен җаваплылыкны тоярга сабый чактан ук өйрәтергә кирәк» – дип әйтте Ирина Айдаровна. 

 

«Безнең Яңа Балыклы авыл мәдәният йортында кичә иртәннән үк 1083 номерлы сайлау участогы үз эшен башлады. Без дә читтә калмадык: мәдәният йорты хезмәткәрләре инде участокта булып, үз тавышларын бирделәр. Үз үрнәгебез белән актив граждан булуның мөһим һәм дөрес икәнен күрсәтергә телибез», — диләр Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Авыллардагы сайлау участокларында бигрәк тә милли мөһит күзәтелә. Мәсәлән, Сарман районының Ләке авылының «Игәнә» ансамбле сайлауга килүчеләрне җырлап каршы ала. Үзләре дә актив рәвештә тавыш бирә.


Нет комментариев