Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Тырлау аланында республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәме узды

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы аланда керәшеннәрнең җәйге матур бәйрәме булды. Республикадан читтә дә даны таралган Питрау бу юлы да Татарстан халкын һәм чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләрне җыйды.

XXVIII "Питрау" керәшен культурасы фестиваленә һава торышы начаррак булса да 50 меңгә якын кеше килде. Бәйрәмдә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, танылган җырчылар һәм үзебезнең республикадан, Башкортстан, Самара, Удмуртиядән 50 иҗат коллективы катнашты.

Тантана башланганчы, Татарстан дәүләт советы председателе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм башка дәрәҗәле кунаклар, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин озатуында, "Керәшен авылы" ишегалларын урап чыктылар. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, промышленность һәм сәүдә министры Олег Коробченко, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Расим Баксиков та бар иде.

Төрле якта гомер кичерүче карендәшләрнең көнкүрешен, тормыш үзенчәлеген, аш-сулы табынын үз эченә алган милли ишегаллары – бай керәшен культурасының матур бер чагылышы. Моны җитәкчеләр дә тиешенчә бәяләде.

СВОдагы якташларга багышланган мәйданчык

Махсус хәрби операциягә һәм анда катнашучы Мамадыш ягы ир-егетләренә, алар батырлыгына багышланган мәйданчык та дәрәҗәле кунаклар игътибарын тартты. Аларны биредә волонтёр Юрис Шәкүров каршы алды. Сүз уңаеннан, ул махсус операциядәге якташларга үзе әзерләп, 60 мунча озаткан инде.

Кунаклар килгәнче, бу мәйданчыкта районның "Без – бергә" гуманитар ярдәм штабы җитәкчесе Рәмзия Гәрәева белән сүз алышырга да өлгергән идек.

– Авылларда 30лап волонтёрлык төркеме бар. Бөтен район халкыннан, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, төрле оешмалар һәм учреждениеләрдән гуманитар ярдәм безнең складта җыела. Без анда 7-8 кеше эшлибез. Бу костюмнар, плащлар, футболкалар – үзебез теккән әйберләр. Сигез төрле аш киптерүчеләр дә бар. Еракта булсалар да, үзләрен өйдәгечә хис итсеннәр дип, чәкчәк, башка баллы ризык әзерләп җибәрәбез. Ул зонадагы якташлар белән гел элемтәдә торабыз. Соңгы атнада гына да дүрт машина, барлыгы 70 тонна гуманитар йөк озаттык. Безнең штабтан барлыгы 500 тонна йөк төялгән 99 машина озатылды. Хәзер күбрәк төзелеш материалы җибәрергә тырышабыз. Бүген бирегә Югары Ушмадан үзе генә дә дронга каршы махсус 170тән артык одеял теккән волонтер да килде. 1,5 меңләп артык эчке кием тегеп озаткан тегүчебез. Безнең эшне оештыручы, гуманитар ярдәмне махсус операция зонасына илтүче – Фәнил Гыйззәтуллин. Без булышмасак, кем булышыр?! Иң зур теләгебез – һәр гумнитар йөк җиңү көнен якынайтсын да, тизрәк тынычлык урнаштырып, егетләр исән-сау кайтсыннар, – дип, күргәзмәне күрсәтә-күрсәтә, үз эшчәнлекләре белән таныштырды Рәмзия Вахитовна.

Атлар чабышы

Җитәкчеләр һәм кунаклар атлар чабышын да карадылар. Бу юлы Питрау бәйрәмендәге "Чаптар"да Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән 50 ат узышты. Узыш өч номинациядә оештырылды. Финишка беренче килгән чаптарларга бүләкләр бирелде.

Бәйрәм тантанасында

Тантана барышында, Татарстан дәүләт советы председателе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Тырлау аланындагы бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.


– Биредә искиткеч мохит. Көн кояшлы булмаса да, һәрберегезнең күңелендә җылылык. Бер-беребезгә хөрмәт, ихтирам, мәрхәмәтлелек, күңел тулы игелек. Безнең республикада яшәүче һәр халыкның матур традициясе, аерым бәйрәмнәре бар. Аларның барысы да үзләренең мәдәни кодын кадерләп сакларга омтыла, – дип башлады ул үз чыгышын. – Үзенең эчтәлеге, куәте, колачы белән сокландырган Питраудан әле безнең бик күп бәйрәмнәргә үрнәк алырга кирәк. Биредә һәркемнең күңеленнән матурлык ташып тора. Биредә кешеләрнең күңелләре ачыграк, алар ихласрак. Һәр ишегалдында кунакларны туганнарча каршы алалар. Бу бәйрәмдә беренче генә катнашуым булмаса да, мине бу, яхшы мәгънәсендә, гаҗәпкә калдырды. Безнең күп милләтле халкыбызның көче нәкъ шунда күренә дә инде. Питрау төрле миләттәге һәм төрле диндәге халыкларны бер мәйданда җыя, безне берләштерә, зур бер тату һәм бердәм гаилә итә. Бердәмлек безне көчле итә. Без бердәм булганга да көчлебез. Республикабыз ышанычлы адымнар белән һәр көнне, һәр айны, һәр елны алга атлый. 

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин үз чыгышында Питрауның Җөри авылы янындагы аланда 28нче мәртәбә уздырылуына тукталды. Шул еллар дәвамында аның халык бәйрәменә әверелүен, биредә бер генә мәртәбә булган кеше өчен дә аның көтеп алынган зур вакыйгага тиң булуын искәртте.


– Тырлау аланына килүчеләрнең яше дә, карты да керәшен культурасына чума һәм ел буена җитәрлек күңел азыгы ала. Хәзерге катлаулы вакытта безне бердәм итә торган милләтара тынычлыкны саклап, үзара килешеп яшәү аеруча мөһим. Питрауның төп әһәмияте дә шунда, аның кабатланмас үзенчәлеге – фольклорны, традицияләрне һәм бердәмлекне саклауда. Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Аның максаты – барлык халыклар арасындагы милли бердәмлекне ныгыту. "Питрау" – шуның бер дәлиле. Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында, Ватаныбыз сагында торучыларга рәхмәтле булырга бурычлы без. Махсус хәрби операциядәге 600ләп якташыбыз үз хәрби бурычларын намус белән үти. Алар арасында батыр керәшен егетләре дә бар. Аларга һәм гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Без һәрвакыт янәшәгездә һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер, – дип сөйләде Вадим Никитин. 

Питрау бәйрәмен ачу тантанасында Татарстан дәүләт советы депутаты, Җөридәге Питрауларны беренче еллардан ук төп оештыручыларның берсе булган Иван Егоров та кыскача гына бәйрәм белән котлап үтте:


– Питрау – республикада яшәүче төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләрне керәшен культурасы мирасы белән таныштыра. Россиядәге халыклар бердәмлеге елында узучы бу бәйрәм аеруча кадерле. Питрау җир кешесенең, авыл халкының эштән бушап, тын алган бер вакытына туры килә. Шуңа да кыр батырларын олылап, табыннар муллыгын булдыручы игенчеләргә хөрмәт белдерәбез. 


Тантаналы чыгышларга хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру ялганды. 

Музейга тиң ишегаллары

"Керәшен авылы" ишегаллары, һәр елдагыча, музеедай бай экспонталары, тәмледән-тәмле сыйлары һәм ачык йөзле хуҗалары белән кунакларны үзенә тартты.


Иң элек, Кукмара районындагы карендәшләр корган керәшен йортында тукталасы иттек.


– Безнең җирлек дүрт авылны – Паршур, Пчеловод, Түбән Чура, Село Чураны берләштерә. Һәрбер авылда җыр-биюгә оста талант ияләре бар. Алар "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбленә йөриләр. Питрау бәйрәмендә без, узган елдан аермалы буларак, быел үз ишегалдыбызны да ясадык. Анда тукталган һәр кеше безнең як керәшеннәренең элгәреге тормышын күз алдына китерсен өчен тырыштык. Авылдагы кешеләрдә сакланган тарихи фотоларны да алдык, чигүле әйберләр дә җыйдык. Бишек тә бар. Бишек талдан үрелмәсә дә, аның төбенә элекке киндер тукыма куелган. Аны, гадәттә, бала тирләмәсен өчен куйганнар. Баланы талгын гына тирбәтер өчен, бишекне сиртмәгә элгәннәр, ә ул сиртмә түшәмгә беркетелгән. Авылда бер бабайда бишек сиртмәсе сакланган икән, анысын да сорап алдык. Келәмне дә, тәре алларын да алып килдек. Ә тәреләргә тимәдек, урыныннан кузгатырга ярамый, аларны кадерләп, саклап кына тоталар безнең якта. Питрауда ишегалды ясыйсы булгач, чаршаулар да тектек. Элек өйне чаршаулар белән бүлеп куйганнар бит. Көзгеләр дә таптык. Дурычмак, пирмәнкә кебек керәшен сые да әзерләп алып килдек, – дип үзләренең ничек итеп керәшен йортын әзерләүләре белән таныштырды Село Чура мәдәният йорты директоры Лариса Осипова.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы уңганнары быел да бу мәйданчыкта үз йорт-җирен корганнар. "Чулпы" керәшен фольклор ансамбленнән Евдокия Никитина үз ишегалларын күрсәтә-күрсәтә, Җөри Питравына ничек әзерләнүләрен сөйләде:


– Без монда ел да киләбез. Кызларыбыз да ел саен "Кряшен чибяре" конкурсында катнаша. Алар безнең үзләренә җан атып, көч биреп торачагыбызны белеп, безгә ышанып киләләр. Кызларыбызны якларга алдан ук әзерләнәбез. Конкурста чыгыш ясар өчен, аларның үзләрен дә алдан клубта әзерлибез. Биредә ишегалдыбызны үз ягыбыз бизәкләреннән торган чигүле әйберләр белән матурлыйбыз. Чиккән әйберләр бик күп, хәзер дә чигәбез. Быел авылыбыз символын да эшләттек. Безнең Керәшен Сәрдәсенә дүрт нәсел нигез салган, халык шулардан таралган. Авыл символына шуларның билгеләре куелды. Район җитәкчелеге автобус да бирә, табын әзерләү өчен продукт белән дә булыша. Табынга куярга тәбә дә пешереп алып килдек. Питрауда җыйган җиләк вареньеларын да алып килдек. Питрауга алдан ук әзерләнеп торабыз, көтеп алабыз.

Башкортстанның Бакалы районындагы Үмер авылыннан килгән карендәшләр ишегалдына да сугылдык. Монда күзгә иң беренче ташланганы – йон эрләү станогы. Бакалы ягы керәшеннәре йорт-җиренә керүчеләрнең берсе дә бу җайланма яныннан битараф кына узып китмәде. Барысы да, гаҗәпләнү катыш, тотып-тотып карады.

Бакалы ягындагы карендәшләрнең элгәреге күлмәкләре кидерелгән курчаклар, күз явын алырлык тәре почмаклары, кудан бәйләнгән нәфис чәчкәләр, матур-матур паласлар... Шулкадәр матурлык. Үзеңне элекке керәшен авылындагы өйдә йөргәндәй хис итәсең. Боларның барысын да Вера Игошинаның үз куллары белән эшләгәнен белгәч, соклануыбыз бермә-бер артты. Безнең халыкта оста куллы уңганнар җитәрлек шул.

Зәй районы мәдният йорты методисты, "Җиләк" халык фольклор ансамбленнән Ольга Агашкина Җөридәге Питрау бәйрәмендә үзләренең унбишенче мәртәбә катнашуларын әйтте. Быел бәйрәм сәхнәсендә Мамадыш такмакларын әйтәчәкләрен дә телгә алды.


– Үзебез корган ишегалдында мастер-класс уздырачакбыз. Шуңа да керәшен, татар һәм башка милләт киемнәре кидергән курчаклар алып килдек. Курчакларны төрле милләт күлмәкләреннән киендерүче – Кадер мәдәният йорты директоры Фәнзилә Боярова, ул киемнәрне үзе тегә. Чигүле тыш кидерелгән мендәрләр дә алып килдек. Караватның менә бу аскы итәгендә дә элекке чигеш. Кемдә нәрсә сакланган, барысын да җыйдык инде. Бистәрләр – Баграж авылыннан. Сабантуй бүләге җыйганда яшь килен үзе чиккән бистәрне биргән бит элек, – дип кыскача гына үз җортлары белән таныштырып чыкты ул.

Тукай районының да керәшен өе үзенчәлекле бизәлгән иде.

– Элгәре керәшен өе ничек булган, монда да шулай булсын дип тырыштык инде. Караватлар да көйләдек, бишек тә астык. Стенага портретлар да элдек. Менә монда түрдә – Галина Казанцева белән сеңелесенең, ә өстәрәк аның әтисе белән әнисенең сурәтләре. Шул ук вакытта, моннан ун-унбиш еллап элек Мәләкәстәге Питрау бәйрәмендә төшерелгән берничә фотоны да алып килде., – дип фотоларга күрсәтте Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марин Казанцева. – Өстәлгә безнең авылда гына пешерелә торган кан тәбәсе, эремчек пилмәне, үпкә-бавыр пилмәне, пирмәнкә куйдык. Керәшенчә итеп, колмак камырыннан пешерелә торган бәрәңге тәкәсе дә бар. Бәйрәмдә зурларның "Питрау" ансамбле белән беррәттән, аның канаты булган "Питрау" балалар фольклор коллективы да катнаша. Балалар коллективының Җөридәге зур Питрауга беренче килүләре. 

Тырлау аланында бәйрәм итүчеләр кул эше осталары күргәзмәсе яныннан ды тыныч кына узып китә алмады. Бигрәк тә Алиса Аглиеваның мендәрләре, Лариса Спиридонованың үзгә бизәкле сумкалары сокландыргыч матур иде.

"Димче" аланын да читләтеп үтмәделәр, бигрәк тә үзенә пар эзләүчеләр... "Җәшләр җыены"ны да кызлар һәм егетләрне магниттай үзенә тартып торды. Ни дисәң дә, элек-электән Питрауда яшьләр танышканнар, яр сайлаганнар бит.


Тырлау аланындагы республикакүләм XXVIII "Питрау" керәшен культурасы фестивале "Кряшен чибяре"н һәм Мамадышның үз "Кряшен чибяре"н сайлап, милли көрәштә абсолют батырны ачыклагач, "Аруландыру учагы" һәм бәйрәм фейервергы белән тәмамланды.

Алиса Ахметшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев