«Мин-Җан-Туфрак»: Ыру җанын уяткан вакыйга
12 октябрьдә Казан шәһәрендә керәшеннәрнең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге «Мин-Җан-Туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Аны карарга, башкалабыз белән беррәттән, Мамадыш, Зәй, Питрәч, Теләче, Чистай, Лаеш, Мендлеевск районнарыннан театрга гашыйк тамашачы җыелды.
Спектакльнең сценарий авторлары – Луиза Янсуар, Резеда Гарипова, режиссеры – Резеда Гарипова. Төп рольләрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары уйнады. Шулай ук, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле (җит. Эльмира Кашапова), "Казансу" (җит. Ләйсән Абакаева, Павел Александров), "Айбагыр" (җит. Галина Казанцева), "Нардуган" (җит. Татьяна Романова), "Чулпы" (җит. Лариса Кибякова), "Нур" (җит. Сергей Новиков) керәшен фольклор ансмабльләре, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентларының "Бәрәкәт" борынгы уен кораллары ансамбле (җит. Геннадий Макаров), Казан дәүләт мәдәният институтының театр кафедарсы студентлары (җит. Резидә Муллагалиева) катнашты.



Спектакльнең беренче минутларында, ничектер, "Гөргөри кияүләре" тамашасы белән охшашлык тоемланган иде. "Бәрмәнчек" һәм башка ансамбльләрнең фольклор белән аралашкан керәшен җырулары, йола-гадәтләрне чагылдырган күренешләр. Әмма, кем әйтмешли, сулыш алырлык та вакыт үтмәде, сәхнәдәге керәшен гаиләсе тормышы үзенә бөтереп алып кереп китте. Елмайтты да, елатты да. Әнә керәшен җегете Әндрей (Илфак Хафизов) арба тәгәрмәче майлап утыра. Таякка таянган ак сакаллы бабасы (Олег Фазылҗанов) аңа тәгәрмәчне дә майлый белеп майларга кирәк дип, үз киңәшләрен бирә. Керәшен картының ул сүзләрен күңел түренә теркәп куярга өлгермисең, сәхнәдә – яңа герой: көянтәсенә чиләкләрен аскан керәшен кызы Кәтернә (Альбина Ногманова), Әндрейнең күз атып йөргәне. Кыюсыз Әндрейгә бабасы, уен-көлке белән, кыз ягына ымлый. Судан кайтучы кыз белән егет арасындагы саф хисләр, Әндрейнең сөйгәненә каушый-каушый тәкъдим ясавы. Шулкадәр дә самимилек, сафлык... Елмаюлары көлүгә күчкән залдагыларның күбесе, мөгаен, үзенең яшьлек хисләрен искә төшергәндер. Әмма шул арада гади бер авыл егете Әндрейнең: "Сугыш була калса, нәрсә хакына, кем хакына әйләнеп кайтасы билгеле булыр" дигән сүзләре кинәт кенә җанга килеп бәрелә дә, күңелдә ниндидер бер хәвеф хасил була.

Ул да түгел, сәхнәдәге җыр-йолалар аша, кыз сорау, килен төшерү күренеше күңелдәге хәвефле уйларны каядыр артка чигерә. Үзеңнең залда утырганыңны онытып, сәхнәдәге яшьләр арасында яши башлыйсың. "Гомер буе бергә җәшик" дип, бер-берсенә күрешергә кул сузган кодагыйлар урынында итеп тоясың үзеңне. Яшь киленгә, гүя биеме Праскый (артист Аграфена Васильева) түгел, ә син бал калагы белән бал һәм май каптырасың…

Көмәнле киленкәй, өстәл тирәсендә кайнашучы бием, гаилә тоткасы бабай... Сәхнәнең аларга каршы ягында – керәшен күлмәген рәсми киемгә алмаштырган Әндрей. Аңа күз ташлауга ук, "кара, җырулар, бию хәрәкәтләре генә түгел, хәтта сәхнәдәгеләр өстендәге кием аша да үз фикерләрен җиткерә белә спектакль авторлары" дигән уй сызылып үтә. Алар тормышында көтелмәгән, ниндер зур үзгәреш булачак. Моны аңлаудан, йөрәк кысылып куя. Әнә, бистәргә төргән түгәрәк ипекәйне яшь баладай кадерләп тоткан Праскый улы Әндрей каршына атлый. Бер адым, ике... Улы бер читен тешләп алган ипине күкрәгенә кыса һәм кулындагы кечкенә генә тәрене Әндрейнең маңгаена тигезеп, бәхиллеген бирә. Ә ул, яу кырында үзен саклап йөртәчәк тәрене кадерләп кесәсенә сала. Улын сугышка озату авырлыгы, ачысы бар кыяфәтенә, хәрәкәтләренә чыккан ананың сүзсез хушлашуын залдагылар күз яше аша карый. Ватанны сакларга китүче солдатның авырлы хатыны, карт бабасы белән саубуллашу мизгелләре дә тетрәндерә.



Ә аннан соң, "Бәрәкәт" уен кораллары ансамбле көе астында тылдагы хатын-кызларның урак урулары, көлтә ташулары... Экранда – солдат хатлары. Фронт белән тылны тоташтырган өчпочмаклы хатлар. Әндрейнекеләргә дә хат килә, тик көтелгән хат түгел, ә аның яу кырында югалуы турында кара хәбәр. Сугыш кырында шуышучы яралы Әндрейгә карт бабае, әбисе тавышы аша, ыру көче, ыру чакыруы ныклык бирә – "без арыш үскән, ашарга ипи биргән туган басулар өчен сугыштык", "йөз елдан соң да оныкларың минем бабай сынатмаган дип искә тотсыннар өчен", үз туган телеңдәге җандай кадерле сүзләр өчен яшә...
Өйдәгеләре һич көтмәгәндә Әндрейнең кайтуы. Аксап атлаучы Әндрейнең – карт бабасы, үзе юкта туган улы Әлүш (Савелий Пугачев) һәм хатыны Кәтернә белән очрашу минутлары…

Бар да артта кала, тормыш җайга төшә. Бераздан сәхнәдә үсмерлек чорыннан әле генә чыккан егет (Иван Пугачев) күренә. Аркасында – солдат биштәре. Аның борчулы кыяфәте, сүзләре: "Хәл иттем. Барам. Анда төрлесе була, кайтмый калырмын дип куркам". Атасының киңәше ишетелә: "Син кайтмый кала алмыйсың, улым. Чөнки без китмибез, калабыз. Карт бабаң – шушы алмагач тамырында, карт әбиең – арыш басуында, андагы һәр башакта. Без – шушы туфракта. Бу туфрак – ул без".
Сәхнәдәге һәр хәрәкәтне, һәр сүзне күңелем белән тыңлап утырдым. "Мин-Җан-Туфрак"ны карый башлаганда, музыкаль спектакль дип уйлаган идем, ялгышканмын, ул – тулы бер сюжетка корылган һәм эчтәлегенә тирән фәлсәфә салынган психологик әсәр. Әдәбиятта кабатланмас үз юлы, үз сүзе булган Луиза Янсуарның зур табышы. Кем белә, бәлки драматургия күгендә дә Луиза атлы якты йолдызның мәңге балкырга кабынуы булыр бу кич. Резеда белән берлектә иҗат иткән бу әсәрләрен керәшеннәр бик җылы, “үзенеке” итеп кабул итте.
"Бәрмәнчек" ансамбленең "Гөргөри кияүләре +" тамашасын карагач, керәшеннәрнең үз театрын оештырырга вакыт, дип язган булганмын. "Чулпан" үзәгендә "Мин-Җан-Туфрак"ны караганнан соң да, шул ук фикеремне тагын кабатлыйм: керәшеннең үз театрын оештырырлык бай мирасы, борынгыдан сакланып килгән көй-җырулары, телебез сафлыгын саклаган сөйләме бар.


Үз итеп, яратып карадылар
"Мин-Җан-Туфрак"ны караган тамашачыларның кайберләреннән спектакль турындагы фикерләрен дә сораштык.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ
әдәбият галиме, тәнкыйтьче, фән эшлеклесе:
– Әңгәмәләр вакытында әйткәнем бар инде, керәшен кардәшләр миңа бик якын. Зәй районының халык телендә Апач (Сармаш по Ирне) дип йөртелә торган авылында тудым. Апач халкының яртысы – керәшеннәр, яртысы – татарлар. Шунлыктан спектакльне дә үз итеп, яратып карадым.
Бердән, бик нык әзерләнгәннәр. Төрле коллективларны профессионал яктан бергә туплау, әзерләү күп көч һәм зур осталык таләп итә. Спектакльдә күпчелек керәшен кавемендә булган гадәтләр, көйләр, җырларга зур урын бирелгән. Шулай ук, "Мин-Җан-Туфрак"та уйнаучы артистларның киемнәренә дә, шивәләренә һәм аерым сүзләренә дә игътибар иттем.
Луиза Янсуарны яхшы беләм. Сәхнә әсәрләре дә, соңгы вакытта "Казан утлары"нда басылган "Минем чәчем җиде толым" романы да мавыктыргыч. "Чулпан"га килгәндә, аның өчен борчылдым да – драматург буларак, куйган максатына ирешә алганмы, бу сәхнә әсәре тамашачыны җәлеп итәрме?
Сәгать ярым барган тамашаны зал игътибар белән күзәтте, сокланып, борчылып утырды. Мәгълүм булганча, тамашачыны уйланырга, кайгырырга этәрү зур осталык сорый. Телне, гадәтләрне үзәккә куеп, аларны саклау зарурлыгы турында сөйли спектакль. Болар безне тормышка якынайта, киләчәк язмышыбыз, телне һәм фольклорны саклауның мөһимлеге турында уйландыра.
"Мин-Җан-Туфрак" спектакленең үзәгендә туган җиргә, туган илгә һәм ата-анага мәхәббәт ята. Минем уемча, сюжет ягын бераз көчәйтергә дә булыр иде. Әйтик, танышу, ярәшү, Әндрейне сугышка озату, хәбәрсез югалуы һәм кайтуы – болар бер сюжетка корылган. Күмәк тамашаны бераз киметү бәрабәренә, шул сюжетны тагын да көчәйткәндә отышлырк булмасмы?..
Гадәттә, спектакльләргә, концертларга төрле халык җыела. Килгән тамашачыларның күпчелеге үзара русча сөйләшкәнен ишетәсең. Ә монда барысы да үзебезчә сөйләшеп йөри. Мин шунысына да игътибар иттем.
Илфак Хафизов, Олег Фазылҗанов, Аграфена Васильева кебек танылган артистларның уйнаган, фольклор ансамбльләрнең катнашкан бу тамаша, үзенә күрә, бер бәйрәм, бер вакыйга.
"Мин-Җан-Туфрак"ны, әлбәттә, тагын да зуррак биналарда, тагын да күбрәк кешегә күрсәтергә кирәк дип уйлыйм.
Валентин АТЛАСОВ,
Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе, Кораллы Көчләр ветераны, запастагы II ранг капитан:
– Бер генә очрашу да очраклы булмый, диләр. "Мин-Җан-Туфрак" спектаклен карагач, моңа тагын бер тапкыр ышандым. Тамашага чакырганнары өчен, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусовага бик зур рәхмәт. Юлга кузгалгач, башыма төрле уйлар килде. Бер караганда, махсус хәрби операциягә бәйле хәлиткеч мәсьәләләрдән бераз арынып торасым килде. Зәйдән без айга икешәр мәртәбә махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар йөк илтеп, аларга мөмкин кадәр ярдәм итеп торабыз бит. Икенче яктан, дүртенче ел хәрби операция бара, нәрсәгә кирәк мондый концертлар дип уйладым.
Спектакльне карау күңелемне дә, уйларымны да тулысынча үзгәртте. Бу тамаша бик кирәк! Фикерем бөтенләй үзгәрде, чөнки спектакльдә барысы да бар – Ватанны ярату да, туган туфракны кадерләү дә, патриотлык та. "Мин-Җан-Туфрак"ны барлык яшьләргә дә күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм.
Артистларга бик зур рәхмәт! Барысы да профессионаларча һәм аңлаешлы булды. Тамашаны караганда күз алдымнан әти-әнинең бар тормышы үтте. Алар бер таңнан икенчесенә кадәр ял белмичә эшләделәр. Гел авыр кул хезмәте бит. Ватаныбызны яраттылар, аның муллыгы сагына иңне-иңгә куеп бастылар. Тыюларга карамастан, күңелләрендә Ходайга ышану яшәде, иман укыдылар, дини бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр. Туйларда, бәйрәм табыннарында үзара җыру аша аралаштылар. Спектакльдә боларның барысын да күрергә була иде. Авторларга, артистларга, оештыручларга чиксез зур рәхмәт.
Елизавета ЦЫГАНОВА,
Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы:
– Чистайдан без уннан артык кеше шушы спектакльне карау өчен махсус килдек. Көне буе яңгыр явып торуы да комачауламады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында куелган "Мин-Җан-Туфрак" спектаклендә патриотлык зур урын алып тора. Бүгенге көн проблемалары да бар.
Ә миңа иң нык ошаганы – керәшен йолаларын күрсәтүләре һәм ыруның көче, ныклыгы булган буыннар бәйләнеше.
Алексий КОЛЧЕРИН,
Казан шәһәре керәшен приходындагы Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәве настоятеле:
– Бүгенге тамаша яхшы, хәтта күздән яшь китерер дәрәҗәдә яхшы булды. Анда сугыш, шул исәптән Бөек Ватан сугышы темасы да яктыртылган. Хәзерге вакытта күпләрнең әтиләре, дәдәйләре, уллары махсус хәрби операциядә. Шунлыктан, темасы бик актуаль, спектакль күңел түренә үтә торган. Cәнгать ягыннан да, барыбызга да таныш артистларның үз рольләрен башкарулары буенча да югары дәрәҗәдә, дияр идем.
Бу залда бүген керәшеннәр җыелуына да шатмын. Тормышның моңа кадәр күбебез игътибар итмәгән ягына да күз салу мөмкин булды. Ияләнгән көндәлек тормышта туктаусыз каядыр ашыгабыз – балаларны бакчага илтергә, эшкә, укуга. Шул сәбәпле, кайчак тормышта бар кеше өчен дә мөһим булган нәрсәләрне искәрми дә калабыз. Янәшәбездәге якын кешеләрне тыңларга, аңларга һәм аларга җан җылысы бирә торган сүзләр әйтергә вакыт тапмыйбыз. Әмма бернәрсә дә мәңгелек һәм үзгәрешсез түгел. Кемнәрдер якыннарын сугышка озата, аның белән нәрсә буласын беркем белми. Бу спектакль тормыш мәгънәсе турында уйланырга, якыннарыңның, туган җирнең, туган илнең кадерен белергә кирәклеген искәртә.
Павел ЧУРАШОВ,
Чистай шәһәренең керәшен чиркәве настоятеле, Чистай епархиясенең Алексеевск благочинные:
– Артистларның оста уены да, җыруларыбыз да, балаларның катнашуы да – барысы да ошады, барысы да югары дәрәҗәдә. Спектакльдәге "Ни өчен сугышабыз? Ни хакына гомеребезне бирәбез?" дигән сораулар һәм аларга "Ватан өчен, туган җир өчен" дигән җаваплар да тамаша караучыны уйландырмый калмый.
Масштаблы, киң колачлы спектакль. Бик ару эш. Ышану да, теләк итү дә, Аллага инәлү дә бар. Традицияләр, өйләнү, туйлар – боларны яшьләргә күрсәтү мөһим. Хәзер яшьләр гаилә корырга теләми, чөнки традицияләрне саклауда өзеклек барлыкка килгән.
Бай эчтәлекле спектакльне әзерләүдә өлеше кергән һәр кеше рәхмәткә лаек. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән традициясен саклаудагы һәм үстерүдәге һәрьяклы ярдәме өчен, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчеес Иван Егоровка аерым рәхмәт.
Бер теләк: бу спектакль әле тагын бик күп тапкырлар булсын, аны бөтенесе дә күрсен.
Флюра АФАНАСЬЕВА.
Биектау районының Дачный поcелогы:
– Эчтәлекле. Тормыш белән бәйләнгән. Узган сугыш белән бүгенге көнне дә очраштырдылар. Шул дәрәҗәдә көчле итеп әзерләнгәннәр, бер генә кимчелекле ягын да күрмәдем. Ул эчтәлеге, ул уеннары, дисеңме, җыруларның, йолаларның югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелүеме. Спектакль күз ачып йомган арада, бер сулыш белән үтте.
"Мин-Җан-Туфрак" спектакле – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусованың, үзәк хезмәткәрләренең һәм, гомумән, аның командасының тагын бер бик уңышлы проекты. Залдагы бар тамашачыны җәлеп иткән бу спектакльне башка шәһәрләрдәге, районнардагы карендәшләр дә күрсен иде. Лаеклы ялдагы укытучы буларак, балаларда патриотлык тәрбияләү максатыннан, "Мин-Җан-Туфрак"ны республикабыз мәктәпләренең барлык югары класс укучыларына да күрсәтү отышлы булыр иде дип уйлыйм.
Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы:
– Гәҗиттә эшләгәндә, ай саен ничә концерт, ничә очрашу, бәйрәмнәр күреп, тәмам алар минем башымда буталып бетеп, туеп туктаган идем. Шактыйдан керәшеннәр арасына чыкмый, бәйрәмнәргә йөрми башладым. Башыма тынычлык кирәк булгандыр инде.
"Мин-Җан-Туфрак"ның рекламасы әйбәт булды, барыбер, шиклерәк уйлар белән килдем. Бик кыска вакыт эчендә әзерләнде бит. Нәтиҗәсе шундый да шәп. Көтелмәгән, бүтән төрле фактурада килеп чыккан. Моны концерт, диебрәк тә сөйләштеләр бит инде. Мин моны концерт итеп күрмәдем. Луиза Янсуар белән режиссёр Резеда Гарипованың үз эченә күп әйберне алган тамашаны шундый кыска-кыска күренешләр аша халыкка чыгара алырлык итеп күрсәткәннәренә шаккатып карап утырдым. Катнашучылар күп. Авыл ансамбле белән дәүләт ансамбле исемен йөртүче шактый остарган "Бәрмәнчек"ләр, студентлар һәм драма артистлары. Концерт белән драма бер-берсенә ялганып, бәйләнеп барды. Берсен дә кисеп тә, кыскартып та, алып ташлап та, өстәп тә булмый. Бәлки тәнкыйтьчелр табылыр. Мин үзем – олы яшьтәге гади бер тамашачы. Күңелемә шундый бер яхшы әйбер булып керде. Күздән яшь акты, күңел сөенде, көлде дә хәтта. Гап-гади күренешләр аша төрле дәрәҗәдәге ансамбльләрне кертеп җибәрүләре белән башка театрлардан аерылып тора. Артистлар үзләренчә җиренә җиткереп ачып салдылар. Студентлар, яшьләр, "Бәрмәнчекләр" – үз урыннарында. Бер-берсеннән өстен булмыйча, осталардан калышымйча, мәрҗән кебек тезелеп барды. Ялыктыргыч сүз боткасы да юк, их, җитмәде диешле дә түгел. Бер "минус"ы калды: башка кабатламасалар, бик үкенечле булыр. Эзләнү, тырышлык, хезмәт күп куелган. Моны тамашачы күрә,а ңлый, сизә. Күп уйланулар, бәхәсләр дә булгандыр. Бу музыкаль драманы тагын да күрсәтсеннәр иде. Таш шомаргандай, тагын да шомарыр. Керәшен кавеменең башкалардан аермалыгын күрсәтә торган мизгелләре, карендәшләр горурланырлык урыннары да бар.
Буыннар бәйләнеше, туган илеңне, туган җиреңне, туган туфрагыңны хөрмәт итү, ярату, шул яратуны киләчәк буыннарга да калдыру – актуаль тема. Моңа берәр театр алынса, бу кадәр үк килеп чыкмаячак. Төрле дәрәҗәдәге, төрле осталыктагы коллективларны бергә укмаштырып, яхшы әйбер китереп чыгардылар. Режиссёрның шуңа алынуы – зур кыюлык.Авторга да, режиссёрга да, бу идеяне күтәреп чыккан кешеләргә дә рәхмәттән башка сүзем юк, бу – зур бер яңалык.
Спектакльдән видеоязма:
Спектакль турында ФИКЕРЛӘР:
Людмила Белоусова «Мин-Җан-Туфрак» спектакле турында: «Ашаган белми – тураган белә»
Түбән Кама һәм Чистай керәшеннәре «Мин-Җан-Туфрак» спектакле дәвамлы булуын тели
Лидия ПАСЫЕВА: «Мин-Җан-Туфрак» спектаклендә – керәшеннең гадилеге, эчкерсезлеге, затлылыгы
Алиса Ахметшина, Алина Кондратьева фотолары, Алиса Ахметшина видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Бөтен фикерләр белән 100 килешәм!
0
0