Людмила Белоусова «Мин-Җан-Туфрак» спектакле турында: «Ашаган белми – тураган белә»
12 октябрьдә Казан шәһәрендә керәшеннәрнең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге «Мин-Җан-Туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила БЕЛОУСОВАның әлеге спектакль турында фикерләре.
Людмила БЕЛОУСОВА, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:
— Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әзерли башлаган концертыбыз «Мин-Җан-Туфрак» дип аталган масштаблы музыкаль-спектакльгә әверелде. Әзерлек эше катлаулы булды, чөнки без үз труппасы, бинасы, махсус җиһазландырылган сәхнәсе булган театр түгел. Артистларны төрле театрлардан сорап алдык, сәхнәгә куелган барлык декорацияне (иске чиләк-таз, утын, арба, тәгәрмәч, яшелчә турый торган тагарак һәм башкалар) киемнәрне (хәтта оекбашларны да) театрлардан, авыллардан, музейлардан берәмтекләп җыйдык. Мәсәлән, Мендлеевскийдан тәре алды алып килдек. Сәхнәгә, тамашачы күзенә ул тәмамланган вакыйга булып кына чыга. Ә аның алдыннан күпме сөйләшүләр узган, килешенүләр төзелгән, хатлар язылган, билетлар сату буенча эш оештырылган. Ашаган белми — тураган белә, диләр. Коллективларны бергә туплау, режиссер белән хореографларны авылларга репетицияләргә җибәрү —олы эш.
Бу — безнең мәдәни үзәкнең һәм республика керәшен оешмасының ел проекты. «Мин-Җан-Туфрак» спектаклен югары дәрәҗәдә чыгарыр өчен, башка проектларга экономия ясый-ясый эшләдек. Бу ел проектына ел бюджетыбыз кадәрле чыгым китте. Нәтиҗәсе белән мин канәгать. Хезмәтебез юкка китмәде, тамашачы күпме көч кергәнен күрде, югары бәяләде. Тамашачының «моны бөтен кеше күрергә тиеш, кабат куярга кирәк» дигән сүзе миңа бик кадерле. Без бүгенге көндә спектакльне кабатлау турыда уйлыйбыз. Быел инде бу эшне башкару мөмкин түгел, чөнки бюджет та, сәхнә дә юк. Республика җитәкчелеге һәм мәдәният министрлыгы халыкның, оештыручыларның теләген аңлап, теләктәшлек итсә, кабат куеп булыр, дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев