Лидия ПАСЫЕВА: «Мин-Җан-Туфрак» спектаклендә – керәшеннең гадилеге, эчкерсезлеге, затлылыгы
12 октябрьдә Казан шәһәрендә керәшеннәрнең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге «Мин-Җан-Туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева спектакльдән алган кичерешләре турында сөйләде.
"Ил язмышы – халкым язмышы". Авторлары Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова булган "Мин-Җан-Туфрак" музыкаль спектаклен икенче исем белән шулай атап булыр иде.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан әзерләнелгән бу спектакль-концерт йөрәккә үтеп керә торган, һәркем үзенчә кичерә алырлык итеп эшләнгән. Мин бу хис-эмоцияләремне белдермичә булдыра алмадым.
Эх, спектакль барышында фикерләремне "төртеп" барасы калган икән дә... Бер караганда, ярый әле алай уйламаганмын, бүленеп булмас иде, барыбер. Спектакль бер сулышта узды да китте, җитми дә калды шикелле.
Халкыбызның операга тиң туй йолалары, солдатка озату, керәшен бәйрәмнәре сюжет сызыгы белән бик оста үрелгән, ул шул хәтле оста "ябыштырылган", моны бары тик керәшен фольклорын өйрәнгән кеше генә булдыра алганы көн кебек ачык. Мондый сценарийны, сүз дә юк, керәшеннең җанын тойган, асылын аңлаган һәм шул мохиттә үскән кеше генә эшли ала.
Мин куелган хезмәтнең зурлыгына шаккаттым. Рольләрдә профессиональ артистлар һәм "Бәрмәнчек" ансамбле генә булса, алай ук гаҗәпләнмәс тә идем. Гап-гади авыл түтиләре һәм дәдәйләреннән торган коллектив чыгышлары спектакльнең халыкчанлыгын, табигыйлеген арттырды. Керәшеннең гадилеген, эчкерсезлеген, шул ук вакытта затлылыгын күрсәткән бу спектакль тагын куелсын иде әле, дигән теләктә калдым.
Үзәк өзгеч солдат хатлары, кеше язмышы, сугыш афәте, үсеп килүче яшь буынның ил язмышына битараф булмавы – сценарийда кызыл җеп булып сузылган.
Минем үземә бераз гына җиңү шатлыгы кичергән момент җитеп бетмәде, бәлки бу – минем генә фикердер.
Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, яраткан артисткабыз Аграфена Васильева, яшь артистка Альбина Ногманова, бертуган Пугачевлар – я, кайсысы тел тидерерлек итеп уйнады?! Хореограф куйган хезмәтне дә күрми калу мөмкин түгел иде. Биючеләр, музыкаль бизәлеш спектакльнең эчтәлеген баетуда саллы өлеш кертте.
Россия тарихында халкым язмышын чагылдарган бу әдәби-музыкаль спектакльне халык яратып һәм зурлап кабул итте, тамаша тәмамлангач та, аерыла алмыйча, басып торып, хәйран озак алкышлады. Минем дә язмамны "Браво!" дип тәмамлыйсым килә.

Алиса Ахметшина, «Туганайлар» фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев