Түбән Кама һәм Чистай керәшеннәре «Мин-Җан-Туфрак» спектакле дәвамлы булуын тели
12 октябрьдә Казан шәһәрендә керәшеннәрнең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге «Мин-Җан-Туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Халык спектакльдән алган уй-фикерләре белән уртаклаша.
Түбән Камада да күрсәтелсен иде
Геннадий МУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәренең «Медтехника» җәмгыяте генераль директоры:
— Спектакль бик ошады. Идея бирүчеләр дә, әсәрнең авторлары да бөтенесен дә ныклап уйлап, бер генә җитешмәгән ягы да калмаслык итеп эшләгәннәр. Гади бер керәшен гаиләсе, ыруы тормышы аша теләсә кайсы халыкның тарихын күзаллап була.
Аны караганда, вакыт-вакыт, күздән яшьләр чыкты. Артистлар тормышчан да, гади дә итеп уйный беләләр. Безнең Келәтле авылы кызы, юмор остасы, артист Аграфена Васильева да Праскый ролен шундый килештереп уйнады. Ни әйтсәң дә, профессионал! Әле хәзер дә шул спектакль тәэсирендә йөрибез.Түбән Кама тамашачысы, андагы карендәшләр дә «Мин-Җан-Туфрак» спектаклен күрсәләр, бик шәп булыр иде. Бар дөньяга күрсәтерлек күңел байлыгыбыз бит.
Аягүрә алкышладылар
Алексей ЕФИМОВ,
Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, район керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары:
— «Мин-Җан-Туфрак» спектакле бик ошады. Миңа гына түгел, залны тутырып утырган бар тамашачыга да ошады. Әсәр бай эчтәлекле. Йола-гадәтләрне буыннан-буынга күчерүдә дә, тәрбияви яктан да әһәмияте зур. Спектакльдә йөздән артык кеше катнашкан! Аларның бөтенесен дә тиешенчә әзерләү өчен бик күп көч куелган.
Минем аңлавымча, бу әсәр бик урынлы, бик вакытлы. Тарихка да мөрәҗәгать ителә, бүгенге көнгә дә. Яшьләргә патриотик тәрбиял бирүдә дә ярдәм итәр.
Луиза Николаевна, режиссёр, оештыручылар һәм артистлар зур тырышлык куйганнар. Шуңа да спектакль тәмамланганда залдагы бар тамашачы, команда бирелгәндәй, дәррәү урыннарыннан торып, бертуктаусыз алкышлады. Халыкның аягүрә басып, бер кешедәй алкышлавы — артистлар уенына, спектакль авторларына һәм оештыручылар хезмәтенә югары бәя!
Спектакльнең сценарий авторлары — Луиза Янсуар, Резеда Гарипова, режиссеры — Резеда Гарипова. Төп рольләрдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Альбина Ногманова, юмор остасы, артист Аграфена Васильева, үсеп килүче артистлар Иван һәм Савелий Пугачевлар уйнады. Шулай ук, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Казансу, «Айбагыр», «Нардуган», «Чулпы», «Нур» керәшен фольклор ансмабльләре, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентларының «Бәрәкәт» борынгы уен кораллары ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институтының театр кафедарсы студентлары катнашты.
Алиса Ахметшина фотосы, Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев