Максимовлар гаиләсе Колышчы авылы тарихын өйрәнүгә һәм мәдәни мирасны саклауга зур өлеш кертәләр
Мамадыш районы, Усали урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Лидия Пасыева һәм Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Колышчы авылында яшәүче Валентина һәм Василий Максимовларда кунакта булып кайткан.
Колышчыда яшәүче, туган авылының үткәннәре белән кызыксынучы, тарихи истәлекләрне саклауда үзеннән зур өлеш керткән Василий Лаврентьевич һәм «Туганайлар» газетасының Чаллы шәһәрендә чыккан вакытындагы журналисты, керәшен халкының киемен, хатын-кызларының бизәнү әйберләрен өйрәнеп, эзләнү эшләре язган этнограф Валентина Петровна Максимовларда күптән түгел генә кунакта булып кайттык.
Чакрымнар үтеп
Сүземне ерактан башлыйм әле. Моннан бер-ике ел элек Владимирдагы Качману бәйрәмендә Георгий Ибушев белән сөйләшеп торганда, каяндыр Валентина Петровна килеп чыкты. Алар да бәйрәмгә килгән икән. Менә шунда бергәләшеп сөйләшкәндә: «И, бер Колышчыга килеп китәсегез бар. Чакыруым шушы, көтеп калам», — диде ул. Телефоннан сөйләшкән саен, һаман килмисез дип, бу чакыруны гел искә төшереп торды…
Шушы язда гына Георгий Мефодиевич белән Владимирда күрешкәч: «Шундый матур, шулхәтле таман булган миңа теккән теге керәшен күлмәге, бер сөйләшкәндә Валентина Петровнага минем рәхмәтемне җиткер әле», — диде. Бу язда, филармониянең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Шул тантаналы чарага оста тегүчебез үзе килә алмаса да, бүләк итеп күлмәк җибәргән иде. Рәхмәтне тапшырып шалтыраткан көнне Георгий Ибушевның да авылда икәнен белгәч, Валентина Петровна күзне дә ачтырмады: «Киләсез булгач, киләсез! Иртәгә үк көтеп калам», — диде. Язгы эшләрнең иң тыгыз вакыты булса да, без юлга кузгалган көн «по заказу» булды: көне буе яңгыр яуды…
Максимовларның капка төбендә безне Василий Лаврентьевич көтә иде. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач, хуҗа кеше безгә үз максатын әйтте: «Башта авылны күрсәтеп чыгарга әле минем план, өлгерербез өйдә утырырга, әйдәгез, утырыгыз минем машинага», — дип, «тимер аты»ның ишекләрен ачып куйды. Безнең буйсынмый чара калмады.
Бу авыл миңа бик якын. Минем ерак бабайның әнисе, 1888 елгы карт әбием Ирина Николаевна Кирушина (кыз фамилиясе Шалафаева) Колышчыныкы булган. Бу асыл әбиебезне мин яхшы хәтерлим әле. Менә шуның туган авылын күрсәтәчәк инде безгә Василий дәдәй.
Чиркәүле һәм дини мәктәпле
Иң беренче эш итеп, озак еллар клуб булып хезмәт иткән элекке чиркәү бинасына юл тоттык. Василий Лаврентьевич аның 1914 елда төзелгәнен, 1724 елга хәтле үк авылда агач чиркәү булганын, аны якындагы Малый Берсут исемле рус авылына күчереп салулары турында сөйләде. («Карт әбием динле авылдан булган икән» дип уйладым.) Хәзер бу авыл юк инде. Изге урыннарын — иске чиркәүне ташландык хәлдә яткырырга теләми икән әле колышчылылар. Кама аръягында дан казанган мактаулы врач Георгий Фёдорович Чебышев аңа гөмбәз һәм кач куярга хыяллана икән. Чиркәү янына да зур итеп таштан кач куйдырган. Чиркәү янына күмелгән карт әбисе һәм священник булып торган карт бабасы каберләрен дә аның карап-хөрмәтләп торганын белдек.
Аннан 1905 елда керәшен мәктәбе буларак төзелгән хәзерге клуб бинасына юл тоттык. Чиркәү һәм мәктәп биналарына килеп кергәч тә, мин ул заманның балта осталары хезмәтенә шаккаттым. Стеналары тип-тигез, намус белән эшләнгән, шуңа күрә гасырдан артык торган агач биналар инде алар. Уйлап карасаң, хәзерге кебек шәп кораллар түгел, электр энергиясе дә юк заман бит ул.

Авылның агачтан төзелгән, нарат бүрәнәләренең хуш исе аңкып торган яңа чиркәвенә дә кердек. Хәзерге заманда чиркәү торгызу колышчылыларның Ходайны зурлаулары турында сөйли. Авыл зиратында да тәртип, үлгәннәрне дә хөрмәтли белгәннәре күренеп тора. Карт әбинең кыз фамилиясендәге кешеләр бик күп икән монда. Репрессия җилләре кагылган карт әбинең бертуган дәдәсе Денис Шалафаев кабере дә шушы зиратта инде.
Музей — халык хәтере көзгесе
Үзе дә чын музей булган клуб бинасындагы ике бүлмә авыл музее итеп җиһазландырылган. Үз инициативасы белән торгызылган музейда Василий Лаврентьевич һәр экспонат турында озаклап сөйли ала. «Менә монысы — синең карт әбиеңнәрнең ыру агачы, менә бу кешеләр — сезнең туганнарыгыз, бу фотодагы кеше синең 4нче буын туганың була», — дип, мине кызыксындыра. Монда миңа бик таныш булган чигү үрнәкләрен дә, керәшен күлмәкләрен дә, әби-бабайлар тоткан эш коралларын да, хәтта безнең мин бәләкәй чактагы тегү машинасы кебек машинаны да күрергә була. Владимир авылындагы дөньяви мәктәпнең беренче укытучысы, Колышчы кешесе Иван Матвеевич Усачёвка багышлап стенд ясалган: портреты куелган һәм аның турында күп мәгълүмат бирелгән. Минем карт әбинең бертуганнары, аның Наримандагы нәсел дәвамчылары турында да шактый мәгълүмат табып була биредә. Музейны оештыручы әйтүе буенча, авылда иң зур нәсел вәкилләре — Шалафаевлар һәм Усачевлар (димәк, безнең нәсел.) Авыл урамыннан барганда: «Карт әбиләрең үскән нигез шушы урамда булырга тиеш», — дип, күңелне әллә нишләтеп куйды Василий дәдәй. Гаҗәп матур урам.

Үзәк урамдагы ташландык хәлдә булган ике катлы кирпеч йортларда кайчандыр урта хәлле, революция җилләре язмышларын аянычлы иткән кешеләр яшәгән. Совет заманында ул йортлар национализацияләнеп, дәүләткә бирелгән булган. Кызганыч, тарихи архитектура һәйкәле дип мактанырлыклары инде калмаган. Һәйкәл дигәннән, Бөек Ватан сугышында ятып калганнарга багышланган һәйкәлне дә Георгий Чебышев яңарттырган. Һәйкәл һәм клуб тирәсен калай койма белән әйләндереп алуда, авылдашлары белән бергә, Василий дәдәй Максимовның да хезмәте кергән.
Табигать кочагында
Минем Колышчыга беренче генә баруым булмаса да, тирә-юньдәге матурлыкка игътибар иткәнем булмаган икән. Бу юлы мин аның табигатенә сокландым. Биредәге матурлык! Авыл тип-тигез урында яшеллеккә күмелеп утыра, төзекләндерелгән чишмәләре әйләнә-тирәгә ямь сибә. Әйтәм аны, Валентина Петровна ВКонтакте битендә табигать күренешләреннән фото куя да, «Минем оҗмах почмагым», дип язарга ярата. Язарлык икән шул! Безнең авылдан агып төшеп киткән Берсут елгасы да туп-туры түгел, бормаланып, авылны уратып ага икән монда. Искиткеч күлләре, буалары янындагы табигатьнең матурлыгын фото гына да күрсәтә алмас, килеп үз күзең белән күрү кирәк.
«Валя җиңги» диячәкмен
Авылны урап кайтып, Валентина Петровнаның кунак өстәле артына утыргач, сөйләшәсе сүзләр тагын да күбәйде: керәшенлек, халкыбыз алдында торган проблемалар, хәл-әхвәл, культура, дин һәм башкалар.
Валентина Петровнаның кунак өстәле яныннан кузгалгач, Василий Лаврентьевич мине үз янына чакырып алды. Кулында архив документлары нигезендә үзе эшләгән берничә нәсел агачы. «Менә бу ыру агачы буенча без синең белән алтынчы буын туганнар булабыз», — диде ул. «Туганнар икәнен әйткәне бар иде», — дип уйларга өлгермәдем, уемны бүлдереп: «Ә менә монысы буенча дүртенче буын туганнар булабыз», — диде. «Дүртенче буын ерак түгел ул», — дигән сүзләремә «түгел шул» дип җавап бирде. Георгий Мефодиевич белән көлешә-көлешә сөйләшеп утырган Валентина Петровнаны бүлдереп: «Сезгә исем-отчество белән дәшү бетте, моннан ары: «Валя җиңги» дип әйтәчәкмен, — дидем.

Бер көндә 800ләп кеше җазык әйткән
Василий дәдәйнең минем белән уртаклашасы килгән темасы ыру агачы гына булмаган әле. Чиркәүнең җазык әйтү ведемостьларын өйрәнеп, шактый кызыклы фактларга юлыккан ул. Әйтик, 1883 елгы ведомостьларда Колышчыдагы хәрби хезмәт вәкилләренең, «дәүләт крестьяннары» дип язылган рус кешеләренең һәм иске керәшеннәрнең (старокрещенные) җазык әйтү учёты бик төгәл алып барылган. Ведомостьта тәртип номеры, исем-отчестволар, кайсы көндә җазык әйтелгән, өлеш алган, нинди сәбәп белән җазык әйтергә кертелмәгән, соңгы тапкыр кайчан җазык әйткән — барысы да тәртип белән төгәл алып барылган. Исповедаль ведомостьлар буенча бик күп сорауларга җавап алып була. Әйтик, 1881 елгы ведомостьтан күренгәнчә, Чистайдан килеп, рус кешесе, III гильдия сәүдәгәре Колышчыга урнашкан. Ни өчен? Бу турыда патшаның нинди указы булган? Ведомостьлардагы күп кенә фактлар авылда шактый хәлле кешеләр яшәгәнлеген сөйли. Василий дәдәй авылда бер олы урамның «урыслар очы» дип аталуы турында әйткән иде, хәзер ул урамда 1-2 йорт кына калган инде.
Җазык әйтергә авыл халкы семьялары белән дә йөргән. Василий дәдәй менә нәрсәләр сөйләде: «Архивтан шундый кызык материаллар табылды. Җиденче буын туганым Пётр Емельянов җибәрде боларны. Җазык әйтүче кешеләрнең саны бик кызык тоелды миңа. 1803 елда безнең Колышчыдан 192 кеше исповедаль ведомостька кергән. 1820 елда җазык әйтеп өлеш алганнар саны — 244. 1867 елда — 731 кеше. 1883 елның бер көнендә 748 кеше җазык әйтеп өлеш алган. Чиркәүдә священник, дьякон, псаломщик, звонарь булган дип санасак та, бу хәтле кешене тыңлап бетерә алмаслар иде. Моның хәтле кеше берьюлы чиркәүгә килә алмый, вакытын билгеләп чакырганнардыр. Моны мин болай гына күз алдыма китерә алам: якын-тирәдә служить итүче священниклар чиркәүгә бергә җыелган булса кирәк. Бу юлы да чиркәүгә семьялары белән килгәннәрдер. Әллә киң таралган җазыкларны батюшкалар үзләре укып, кешеләрнең реакциясеннән чыгып җазыкларын кичерделәрме икән, дип тә уйлыйм.
Переписьтәге халык саны белән чагыштырып карасаң, авылыбыздагы барлык халыкның 80-90 проценты чиркәүгә йөргәнлеге күренә. Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? Керәшен халкы Аллага ышанган, Алладан курыккан, даими чиркәүгә йөргән, дини булган, дигән сүз бу! 1804 елда Изге Синод православие диненең асылын аңлатуның, чиркәүдәге службаның җирле халыкларның үз туган телләрендә башкарылырга тиешлеге хакында указ чыгара. Шуңа күрә дә батюшкалар җирле халык телен өйрәнергә мәҗбүр булганнар. Менә ни өчен рус священникларының да керәшенчә служба алып барган, хикмәт менә шунда».
Василий дәдәй сөйләгәндә мин Владимир чиркәвендә священник Александр Миропольскийның, рус кешесе булуына карамастан, керәшенчә келәү иткәнлеген искә төшердем.
Алма агачыннан ерак төшми
Кунактан кайтып киткәнче, Валя җиңгинең соңгы вакытта нинди кул эшләре тотуы, керәшен орнаменты белән бистәрләр чигүе турында, кызлары Апполлинариянең искиткеч матур рәсемнәренә соклануыбыз, берәр рәсемен безгә дә бүләк итеп бирүләре хакында да яза башласам, язмам бик озынга китәр иде... Кызлары турында «алма агачыннан ерак төшми икән» дип уйладык. Сәләт нәселдән килә шул ул.
Йомгаклап шуны гына әйтәм, бай тарихлы бу авылга багышлап ике китап чыгарылды инде. Виктор Шадринның «Гасырлар кичкән Колышчы» китабының эчтәлеген язуда саллы өлеш керткән һәм үзләре дә «Забытые страницы истории села Кулущи» китабын чыгарган Максимовларның, әлбәттә, авыл тарихы турында сөйләргә, куйган хезмәтләре белән горурланырга тулы хаклары бар. Рәхмәт әйтеп саубуллашкач та, Георгий дәдәй Ибушев һәм кызым Галя белән бу көнге очрашудан алган тәэсирләрне уртаклашуны кайту юлы буе дәвам иттек. Үз өебезгә кайтып кергәч тә сөйләшү Колышчы тирәсендә барды әле…
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы, Усали урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев