Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Яңгыр яву — бәрәкәткә»: Субашта Тройсын гөрләде

31 май көнне Субашта республикакүләм Тройсын бәйрәме булды. Быел ул коеп яуган яңгырлары белән истә калырдыр.

СУБАШНЫҢ ПРЕСТОЛ БӘЙРӘМЕ

Тройсын бәйрәме Изге Өчлекне, Атаны, Улны, Святый Тынны даннау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, изге бәйрәмнәрнең берсе булып, Пасхадан соң илленче көндә уздырыла. Тройсын — яз белән җәй очрашкан вакыт, ул халык телендә «Җапрак бәйрәме» дип тә атала. Халык бу көнне иртән чиркәүгә келәүгә, ә кичен түгәрәк уеннарга җыелган. Хәзер дә күп кенә керәшен авылларында Тройсынны зурлап уздыралар. 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк инде берничә ел рәттән республиканың төрле авылларында Тройсын бәйрәме оештыра. Быел ул Теләче районының Субаш авылында узды.

Тройсынның үз йолалары, ышанулары бар. Элгәре Җапрак бәйрәменә кадәр агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Бәйрәм көне алдыннан авылдагы капка-коймаларга каен ботаклары эленгән. Бу көнне яуган яңгырны да яхшыга юраганнар. Быел нәкъ менә шундый яңгырлы һава торышы булды да. 

Субашта бәйрәм башланыр алдыннан 4 сәгатьләп бертуктаусыз яңгыр койса да, Тройсын кичектерелмәде. Әбиләр үзара «Яңгыр яуса да, таш булса да Тройсын йоласын башкарырга кирәк. Бәрәкәтле ел булыр, яңгыр булуы әйбәт» дип сүз алышты. 

Чыннан да, яңгыр дип тормады авыл халкы. Бәйрәмгә хәйран гына кеше җыелды, мәртәбәле кунаклар да бар иде. Борынгыдан килгән йола буенча, кадерле кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар арасында Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин; Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин; Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов; Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов; Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры вазифаларын башкаручы Ирина Муллина; Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе Петр Чернов; Теләче районының Изге Алла Анасы Покрау храмы настоятеле Алексий әтей Павлов; тәрбиягә бала алган республикабыз гаиләләренең «Без бергә» төбәк ижтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова; Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин бар иде. 

Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Тройсынның ел саен шулай матур узуын билгеләп үтте.

«Субаш авылында тырыш халык яши, үз йолаларын саклыйлар, «Нардуган» ансамбле районны башка җирләрдә дә таныта», — дип сөйләде. 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Тройсынны, инде алтынчы мәртәбә, карендәшләребез тупланып яши торган районнарда уздыруына басым ясады.

«Субаш өчен Тройсын — ел саен шушы гаҗәеп аланда туганнарын, дусларын һәм якыннарын җыя торган престол бәйрәме ул. Казан шәһәреннән, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан килгән кадерле кунакларны — керәшен фольклор ансамбльләрен биредә күрү бик шатлыклы. Дуслык җепләре өзелмәсен. Тройсын бәйрәме барыбыз өчен бердәмлек көне булсын! Изге Троица хөрмәтенә әйткән иманнарыбыз илебезгә, йортларыбызга ел буена тынычлык, муллык һәм иминлек китерсен», — дип теләкләрен җиткерде.

«Бу — олы бәйрәм, ул чиркәү белән бәйле. Ә чиркәү ул — гаилә. Бер-беребездән ерак булсак та, безне күренмәс җепләр бәйли. Иң мөһиме кеше булып калыйк» — дип сөйләде Алексий әтей һәм, «үзебезнең керәшен» дип сәхнәгә Светлана Елакованы чакырды.

«Гаилә ул фундамент. Мин үзем тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшлим. Үз тамырларыңны белү нәкъ менә гаиләдән башлана. Шуңа да, без балаларга менә шул фундаментны бирергә тырышабыз. Бүгенге бәйрәм дә рухи ярдәм, таяныч, безнең нык гаиләләр турында. Бәйрәм белән, гаилә иминлеге телим», — дип сөйләде.

КАЕН — АРУ АГАЧ, ЯШӘҮ, МУЛЛЫК БИЛГЕСЕ

Бәйрәм театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Кошлар сайравы тавышына кулларына кулъяулык-тасмалар тотып, урсай белән онык һәм әби мәйданга керде. Алар нәни балага Тройсын бәйрәме турында сөйләде.

«Тройсын бик үзенчәлекле бәйрәм, кешенең табигать белән бердәмлеген, бәйлелеген искә төшерә ул безгә. Тройсын бәйрәме көннәрендә эшләргә ярамый, бар халык бәйрәм итә. Аны ел саен сагынып көтеп алалар һәм бәйрәм итәләр. Борынгырак заманнарда ак дәдәйлар язгы чәчү беткәч шушы аланыбызга — Тройсын майданына җыелганнар. Алар тәртип, чисталык турында сөйләшкәннәр, алга таба яшәү рәвешен караганнар. Ә яшьләр бабайлар сөйләшкән вакытта шушы аланда уйнап, жырлаганнар, күңел ачканнар, тройсын бәйрәменә дип, авыл борынча кулъҗаулыклар, тасмалар җыйганнар», — дип сөйләде урсай.

Аңа әби дә кушылды:

«Тройсын — ул күңелле җыр-биюләр белән генә чикләнми, бу бәйрәм ата-бабаларыбыз рухы белән аралашу вакыты да. Бу көн, Изге Өчлекне — Атаны, Улны, Святый Тынны даннауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә.

Билгеле булганча, бу көнне яшьләр урманга каен агачы сайларга баралар. Каен агачы — табигатьнең матурлыгы, чәчәк атып җәшнәү билгесе. 

«Каен агачы — ару агач, аңа куркыч көчләр кагылмый дип санаган әби-бабаларыбыз. Каенның иң төзен, иң матурын сайлаганнар, бигрәк тә куш каенга өстенлек биргәннәр. Бу ике дөнья арасындагы бәйлелекне аңлаткан. Беркайчан да кәкре, корыган каенны алмаганнар. Каенны кисәр алдыннан кәүсәләренә чишмә суы сипкәннәр, ерак юлга чыгар алдыннан шулай сугарганнар, аннан баш иеп: «Үзебезгә алмыйбыз, үлеләргә бирәбез!» дигәннәр. Аннан соң аны җырулар әйтеп авылга алып кайтканнар», — дип, оныгын да, халыкны да Тройсын йолалары белән таныштырды.

Әлеге сүзләрдән соң мәйданга Тройсын символы булагн яшь каен ботагы алып керделәр. Аны мәйдан уртасына куеп, теләк әйтеп тасмаларын, кулъяулыкларын бәйләп, каен тирәли әйләнеп Тройсын җыруын җырладылар.

Керәшенннәр кунакчыл халык. Элек-электән бәйрәмнәрдә бер-берсенә йөрешкәннәр, кунак төшергәннәр. Бүген дә бәйрәмгә килгән ансамбльләр шактый иде: «Сударушка» халык вокаль ансамбле (Теләче районы); «Нур» вокаль ансамбле (Теләче районы Үзәк авылы); «Чулпы» фольклор ансамбле (Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы); «Асыл тәңкә» фольклор ансамбле (Питрәч районының Кәвәл авылы); «Нардуган» фольклор ансамбле (Саба районының Кырбаш авылы); «Айбагыр» фольклор ансамбле (Казанның Халыклар дуслыгы йорты карамагында эшләп килүче); «Казансу» фольклор ансамбле, «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле (Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк); «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле (Казан шәһәре).

Ансамбльләр үз җыруларын башкарып, бәйрәм белән котлады. Һәркайсының чыгышы үзенчәлекле, аерылып тора торган булды. 

БОРЫНГЫДАН КАЛГАН ЙОЛАБЫЗ, ОЗАК ӘЛЕ АНЫ ҖУЙМАБЫЗ

Тройсынны «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге активистлары, үзебезнең керәшен егетләре Вадим Шрыков һәм Дмитрий Баранов алып барды. Бәйрәм барышында уеннар да уйналды: өчаякта йөгерү, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, чаңгыда узушу һәм башкалар. Кыскасы, һәркемнең күңеленә ошаганы булды. 

Бәйрәмдә ансамбльләрдән тыш «зажигалка»быз Римма Никитина, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, яшь җырчы Анастасия Иванова да чыгыш ясады. Олысы, кечесе, әби-бабайларга кадәр биеп, рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәм дәвамында түгәрәк уеннар уйнадык, җыруларыбызны тыңладык, борынгы йолаларыбызны искә төшердек. Мондый җыеннарны авыл халкы, аеруча читтән кайтучылар көтеп аладыр. Чөнки күп еллар күрешмәгән дуслар, туганнар, танышлар белән очрашу урыны ул. Йолаларыбызны яшәтүче авыллар, карендәшләр булганда Тройсын бәйрәме дә онытылмас.

Киләсе елда да, каеннар яфрак ярганда, яшел болыннарда очрашырга язсын дигән теләктә таралыштылар.


* * *

Бәйрәм барышында бүләкләү тантанасы да булды:
Теләче муницапаль районы башлыгы Фәтхуллин Айрат Гилван улының рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр: 
— Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле; 
— «Туганайлар» культура-агарту керәшен газетасы; 
— «Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» Дәүләт бюджет учрежденисе; 
— Ирина Муллина — Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе;
— Илүзә Галиуллина — Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе;
— «Бәрәкәт» керәшен ягьләре бүлеге активистлары Дмитрий Баранов һәм Вадим Шрыков.

Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
— Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин; 
— Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин; 
— Теләче муниципаль районының район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе; 
— Татьяна Романова — «Нардуган» халык фольклор ансамбле җитәкчесе; 
— Анна Подьячева — «Нардуган» халык фольклор ансамбле катнашучысы; 
— Анна Васильева — «Нардуган» халык фольклор ансамбле катнашучысы;
— Петр Егоров — Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Валерий Егоров әтисе; 
— Валентина Чернова — Махсус хәрби операциясендә хезмәт итүче офицер Денис Чернов әнисе.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Дәүләт бюджет учрежденисенең рәмәт хатлары:
— «Нардуган» халык фольклор ансамбленә
— Павлова Зоя Ивановнага
— Павлова Регина Геннадиевнага
— Меньшова Елизавета Петровнага

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев