Хуҗабикәгә киңәшләр:  суына аз гына чәй содасы өстәп пешергән күкәй яхшырак әрчелә
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәгә киңәшләр: суына аз гына чәй содасы өстәп пешергән күкәй яхшырак әрчелә

Көндәлектә кирәге чыгардай киңәшләр.

  • Яшелчәләрне пешерергә кайнап торган суга салалар. Болай тәмлерәк була һәм витаминнары күбрәк сакланып кала.
  • Бәрәңгене кыздырганда соңыннан гына тозлагыз.
  • Бәрәңгене караңгы урында сакларга кирәк. Аз гына яктылык булса да, ул яшелләнә, анда зарарлы соланин матдәсе туплана башлый.
  • Кулга «Момент» җилеме ябышса, маргарин яки атланмай сөртеп, берничә минут тотыгыз. Бик тиз чистарачак.
  • Чәйне тәмләткечләр янында тотмагыз, ул бик яхшы абсорбент — ят исләрне тиз сеңдерә.
  • Киптерелгән гөмбәне берничә сәгатькә тозлы сөткә салып торырга кирәк. Яңа җыйгандай тәмле булачак.
  • Суына аз гына чәй содасы өстәп пешергән күкәй яхшырак әрчелә.
  • Озак сакланган тәмләткечләрне 30 секундка микродулкынлы мичкә куеп, яңартырга була.
  • Яшелчәләр пешергәндә гади, әмма мөһим кагыйдәне онытмагыз: җир өстендә үскән яшелчәләр-кайнар суга, җир астында үскәннәре салкын суга салып пешерелә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев