Духовкада пешерелгән үрдәк - ул бәйрәм ризыгы. Рецептлар бик күп төрле, бигрәк тә алма белән пешерелгән үрдәк бик популяр. Үрдәк духовкада кибеп китмәч өчен аны кулинар җиңдә пешерегә киңәш ителә
Үрдәкне яхшылап юып, 12 литрлы чиләккә 800 грамм тоз, су салып урдәкне тозлы суда 1 тәулек батырып куярга.
Үрдәк эченә:
✳️1 яшел алма
✳️1/2 апельсин
✳️7-8 ачы кара җимеш салам. Ә аңарчы эчен- тышын 1 кат маринад белән ышкырга..
Маринад:
✳️1 калак аджика
✳️1 калак бал
✳️1 калак майонез
✳️1 калак узегез яраткан тәмләткеч( тавык тәмләткече дә ярый), 1 калак горчица зернистый. Чуть кенә лимон согы, 1-3 тырнак сарымсак.
Үрдәкне тутырып духовкада 2 сәгатләп пешерәбез.
Гөлүсә Рахматуллина рецепты.
Фото:https://pixabay.com/ru
Нет комментариев