Тәмле коймак (блины) рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Тәмле коймак (блины) рецепты

Май чабу атнасы башланды

Ряженка яки кефир - 450-500 гр.;
Йомырка - 2 шт.;
Шикәр комы - 3-4 аш кашыгы;
Кайнар су - 1 стакан;
Чәй содасы - 1 чәй кашыгы;
Үсемлек мае - 3 кашык;
Тоз - 1  чәй кашыгы 
Ряженка яки кефир, йомырка, тоз, шикәр комы салып яхшылап болгатабыз, он кушып сметана куелыгында камыр ясыйбыз. Бер стакан кайнар суга сода салып болгатабыз да, камырга әз әзләп кушып тиз тиз генә болгатабыз. Биш минут ял иттерәбез, аннан үсемлек мае салып яхшылап камыр белән кушылып беткәнче болгатабыз. Тагын биш минут ял иттерәбездә, пешерәбез. Калын булса бераз су өстәргә була пешергәндә.
Чәйләрегез тәмле булсын.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев