Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр
Ел әйләнәсе чәчәкләре белән куандыра торган орхидеяне дөрес тәрбияләмәү аның үлеменә китерергә мөмкин.
- Су сибү туфрак дымлылыгына бәйле. Аңа кайнатып суытылган яки бераз лимон кислотасы салынган әчкелтем су сибү дә файдага.
- Атнага бер тапкыр орхидея утырган чүлмәкне су салынган чиләккә утыртып алырга киңәш ителә. Сабактан чыккан тамырчыкларына суны пульверизатор белән сибәргә була.
- Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен аны сарымсак белән тукландырырга кирәк. Моның өчен ярты төймә янтарь кислотасын ике стакан җылы суда эретеп (500-600 мл), 5 зур яки 6–7 ваграк теш сарымсакны изеп, бергә туглап, пыяла савытта бер тәүлек тотарга. Аннары әлеге катнашманы зуррак савытка салып ике стакан су белән болгатырга, анда орхидеяны савыты белән утыртырга кирәк.
- Аңа яктылык күп кирәк, әмма җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз, артыгы зыянга булуы бар.
- Корыган тамырлары булса, кисеп ташларга һәм фунгицид (гөмбәчекләргә каршы препаратлар) белән эшкәртергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев