Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Мунчадан соң карга сикерү дөресме

Кайберәүләр кыш көне карга сикерергә, сап-салкын су белән коенырга ярата.

Эссе мунчадан чыгып, күпләр кыш көне карда сикерергә яисә сап-салкын су белән коенырга ярата. Әгәр дә кеше үзенең организмы температура кисәк төшүгә нинди реакция бирүен белми икән, ул очракта карга сикермәү хәерлерәк. “Һәр кешенең дә организмы индивидуаль. Салкын кар белән тәнне уганнан соң баш әйләнергә, йөрәк белән проблемалар килеп чыгарга, хәл китәргә мөмкин. Кисәк температура үзгәргәндә кан тамырлары кысылып, йөрәк өянәге булуы да ихтимал”, – ди белгечләр.

Карга сикерер алдыннан башта табиб белән киңәшү сорала. Ник дигәндә, гипертония, гипотония, бөер авыруы, бавыр белән проблемалар, бронхиаль астма, ашказаны асты бизе, глаукома, конъюнктивит, эпилепсия, энцефалит, шикәр авыруы, туберкулез, хроник авырулары булганнарга мунчадан чыгып карга сикерү киңәш ителми.

Табиб рөхсәт иткән очракта, бу процедурадан организмга бик зур файда алырга булла. Мондый экстрим матдәләр алмашын яхшырта, көчне арттыра. Бу кан әйләнешен яхшыртырга булыша, метаболизмны активлаштыра, иммунитетны ныгыта, тән тиресенең тонусын арттыра икән.

Өстәвенә кешенең кәефе күтәрелә, йокысы нормага килә. Организм шок кичерү урынына файда алсын дисәгез, моңа алдан ук контраст душлар кереп, әзерләнегез генә. Берничә ай дәвамында салкынча су белән юынган тән карга сикерүне уңай кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев