Кәеф күтәрүнең 5 ысулы
Көтелмәгән хәл, якын кешең белән низагка керү, чәй эчеп утырганда киемеңә нидер төшеп аны таплау – болар барысы да кәеф кырылуга сәбәп булырга мөмкин.
Әмма моннан бик тиз котылуның берничә ысулы бар.
- Берәр тәмле яки баллы әйбер ашагыз. Баллы ризык «бәхет» гормоннарын – серотонин белән дофаминны уятып җибәрә һәм кәефегез күтәрелүен сизәрсез.
- Аз-азлап йотып, җылы су эчегез. Бу баш миен күңелсез уйлардан арындырып җибәргәндәй итәр.
- Битегезне салкын су белән юып алыгыз. Ул тынычланырга һәм кәефегез күтәрелүгә сәбәпче булыр.
- Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, 5–10 минут булса да саф һавада йөреп керегез. Мөмкинлек булса, табигатьтә йөрсәгез, тагын да яхшырак. Бу уйларыгызга башка юнәлеш алырга ярдәм итәр.
- Моңсу түгел, ә менә нәкъ менә кәеф күтәрә торган җырлар тыңлагыз. Тыңлау мөмкинлеге булмаса, күңелегездән булса да исегезгә төшереп алыгыз.
ВТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев