Фунчозалы салат
Тиз генә ясала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 100 грамм фунчоза («пыяла» токмач), 1 кыяр, 1 татлы кызыл борыч, 2 бүдем сарымсак, 2 аш калагы соя соусы (яки зәйтүн мае), 1 аш калагы лайм согы, 1 чәй калагы кунжут орлыгы, 1 чәй калагы шикәр комы, тәменчә тоз, борыч, кинза.
Салатка салыр өчен сыек катнашма-заправка әзерлибез. Аның өчен, май, лайм согы, песок, тоз һәм борычны бергә кушып болгатабыз.
Яшелчәне, кинзаны юабыз. Кыярны түгәрәкләп, юка телемнәргә кисәбез. Кызыл борычның төшләрен алгач, токмачлап турыйбыз. Фунчоза өстенә кайнап торган су салып, 5 минут тотабыз да, тишекле савытка салып, суы агып беткәч, салкын су белән юдырабыз.Сарымсак белән кинзаны вак кына итеп турыйбыз һәм салат савытына салабыз. Калган яшелчәне, фунчозаны кушабыз, алдан әзерләгән катнашма-заправка өстәп болгатабыз. Өстенә кунжут орлыгы сибәбез.
* * *
Әгәр җылы салат яратсагыз, ул чагында туралган кызыл борыч белән сарымсакны көнбагыш мае салынган табада акрын утта тотыгыз. Йомшаргач, шуның өстенә әзер фунчоза һәм катнашма-заправка өстәгез. Шунда ук табаны плитәдән алып, капкач ябып, 10 минут тотыгыз. Ашар алдыннан кунжут орлыгы һәм кинза салырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев