Диван чистарту өчен иң яхшы ысул
Өйдәге диванны чистарту өчен махсус катнашманы үзегез дә ясый аласыз.
Бер литр җылы суга 4 аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, 2 аш кашыгы сода, 2-4 аш кашыгы глицерин һәм иң соңыннан 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе саласыз да яхшылап болгатыгыз. Губка яки щетка ярдәмендә пычрак урыннарны шуның белән ышкып чыгыгыз, катнашманың күбеген диван өслегенә тигезләп сылап калдырыгыз һәм бер сәгать тотыгыз. Кулыгызга резин перчатка кияргә онытмагыз. Аннары диванны дымлы чүпрәк белән чистартыгыз.
Икенче ысул: кырынганда кулланыла торган күбек белән. Ул да бик әйбәт чистарта. Тукымага күбекне сылап чыгасыз да, губка яки щетка белән яхшылап ышкыйсыз. Соңыннан дымлы чүпрәк белән сөртеп аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев