Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе елда бала карау буенча отпускка чыгучылар аена 95,5 мең сумнан артык пособие алырга мөмкин. Чагыштыру өчен: 2026 елда түләүнең максималь күләме 83 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Пособие эшләүче ата-ананың соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ул уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Әмма түләүнең югары чиге бар: 2027 елда ул 95 580,88 сум булачак.
Иң зур сумманы алу өчен ата-ананың хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә югары булырга тиеш. Шуңа күрә 95,5 мең сум — барысына да бертигез түләнә торган сумма түгел, ә максималь чик.
Бала карау буенча ял өч яшькә кадәр рәсмиләштерелә ала, әмма айлык пособие балага 1,5 яшь тулганчы гына түләнә. Аны әни генә түгел, әти яки баланы караучы башка туган да рәсмиләштерә ала. Пособие алучы ата-ана эшкә вакытыннан алда чыкса да, законда каралган шартларда түләүне саклап кала.
Яңа күләмнәр 2027 елда бала карау буенча отпускка чыгучыларга кагыла. Шулай итеп, киләсе елда бәби алып кайтырга җыенган гаиләләр өчен тагын бер мөһим яңалык бар.
Нет комментариев