Хәбәрләр

Казаннан Елена Данилова туган авылы Иванай турында истәлекләрен язды

Елена Данилова Балык Бистәсе районының Иванай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яши.

Елена матур шигырьләр дә яза, туган авылы турындагы истәлекләр белән уртаклашып язмалар да җибәрә.

«Авыл урамнары буйлап барам...

Күзәтәмен таныш йортларны.

Балачакта күргән бизәкләр юк,

Бик үзгәрткән заман аларны.

 

Төтен чыккан морҗа торбалары

Күренәләр бары мунчадан.

Алары да кирпеч түгел икән,

Заманчарак — матур калайдан.

 

Капкалар да, түбә, тәрәзәләр...

Элеккеге түгел күптәннән.

Чолан эчендәге сандык кына

Сәлам бирә кебек үткәннән.

Әлеге 1973 елгы фотода халыкның авылда уза торган «Чүк» бәйрәменә җыелган мәле. «Чүк» бәйрәме — авылыбыз халкы өчен электән килгән мирас. Ике авыл, Иванай һәм Казаклар Чаллысын берләштереп, Олы көннән соң, 8 атна үткәч, иген кырларына чыгып халыкның келәү итүе, иман әйтүе белән башлана. Мул уңышлар, шифалы яңгырлар сорап, теләк иткәннән соң, учакка казан асып ботка пешерелә. Бәйрәм шулай әкренләп кенә, авыл җыены буларак дәвам итә. Тагын бер мирас булган "Авыл көе"н җырламыйча, бәйрәм бәйрәм дә булмый инде».


Нет комментариев