Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бу кагыйдәләрне һәр автосәяхәтче белергә тиеш!

Терапевт Лариса Алексеева ничек сәламәтлеккә зыян китермичә автомобильдә сәяхәт итү турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, хәвефсез сәяхәт итү кагыйдәләре бар. Барыннан да элек Лариса Алексеева һәр дүрт сәгать саен тукталыш ясарга - машинадан чыгарга һәм йөрергә киңәш итте. Әгәр автомобильдә икенче машина йөртүче бар икән, дүрт сәгатьтән соң ул руль артында булган кешене алыштырырга тиеш.

Баш авыртуын булдырмас өчен табиб су эчәргә киңәш итте. “Әкренләп үзләштерелсен өчен, суны юл буе кечкенә йотымнар белән эчәргә кирәк. Бернинди очракта да тәрәзәләрне ачмаска һәм үтәли җилдә утырмаска киңәш итәм”, - ди табиб.

Машинада һава агымы радикулитка яки өчлек нервы ялкынсынуына китерергә мөмкин. Үтәли җил башка нык тәэсир итә. Кондиционерны плюс 22 градуска кую яхшырак.

Машинада туктаусыз озак барсаң, гипоксия халәте туарга, артериаль кан басымы күтәрелергә, баш авырта башларга мөмкин. Җәй көне кузгалмыйча озак утыру кан оешу һәм куеру белән куркыныч. Шуңа күрә юл аптечкасында тиешле препаратлар булырга тиеш.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев