Теш чайката торган сыеклыкны башка төрле максатларда да кулланырга була.
- Мисал өчен, бөҗәкләр тешләгәндә, әлеге сыеклык авыртуны басарга сәләтле. Кычыткан чакса мамыкка әлеге сыекчаны салып, авырткан урынга сөртергә мөмкин.
- Бу сыеклык йорт хайваннарының бетләрен дә бетерә. Моның өчен сыеклыкны шампунь белән кушарга һәм эт яки песине шуның белән юып, чиста су белән коендырырга кирәк.
- Компьютерыгыз, планшет яисә телефоныгызның экранын чистартырга уйласагыз, теш чайката торган сыеклык ярдәмгә килә. Мондый сыекча белән сөртеп алынган өслекләр ялтырап кына калмыйча, аларга озак вакыт тузан да утырмаячак.
- Кавыктан интегәсез икән, чәч төпләренә әлеге сыекчаны сөртегез. Нәтиҗәсе берничә көннән үк күренәчәк!
Лениногорск яңалыклары
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев