Тиз һәм җиңел әзерләнә торган кабымлык.
Кирәк булачак: 1 авокадо, 1 аш калагы лимон согы, 150 грамм йомшак сыр, 10–12 кечерәк тарталетка, 120 грамм аз тозлы яки ысланган кызыл балык, ярты кыяр, бераз яшел тәмләткеч.
Авокадо йомшагын, лимон согы салып, чәнечке белән йомшартабыз. Йомшак сыр өстәп болгатабыз. Блендерга салып тугларга да мөмкин. Килеп чыккан катнашманы кашык белән яки кондитер капчыгы ярдәмендә тарткалеткаларга тутырабыз. Балыкны кечкенә кисәкләргә юка гына турап, рулет кебек төрәбез. Балык кисәкләрен сыр катнашмасы өстенә куеп чыгабыз. Тарталеткалар өстен кечкенә генә кыяр кисәге һәм яшел тәмләткеч белән бизибез.
Өмет журналы
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев