Өйне тәртиптә тоту, урынны экономияләү максатыннан әлеге әйберләрне уңайлы итеп саклау ысуллары бар.
Коры продуктлар. Шикәр комы, он, макарон, он, тоз кебек әйберләрне герметик савытларга салып саклау бик уңайлы. Бу продуктларның сыйфатын сакларга ярдәм итә һәм аларның бетүен вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.
Чәй һәм каһвә. Чәйне һәм каһвәне төргәгеннән алып салу авыр. Шуңа күрә чәй, каһвә бөртекләрен йә тарттырылганын махсус банкаларга салу яхшырак.
Уксус, үсемлек майлары, тәмләткечләр. Аларны даими кулланырга уйлыйсыз икән, аларны дозаторлы савытларга салыгыз. Бу куллануны күпкә җиңеләйтер.
Йорт хайваннары ризыклары. Алар өчен азык һәм башка кирәк-яракларны герметик савытларда саклагыз. Азыкның сыйфаты начарланмас, бөҗәкләрдән дә сакланырга ярдәм итәчәк.
Кухня һәм ванна кирәк-яраклары. Кухня губкалары, табак-савыт юу машинасы таблеткалары, мамык дисклар һәм башка көнкүреш әйберләрне уңайлы контейнерларда саклагыз.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев