Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Никифор Тукмачевның Олы Атыга багышлап язган шигырен Георгий Ибушев көйгә салган (видео)

Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Никифор Тукмачевны керәшен дөньясында белмәүчеләр сирәктер.

Аның шигырьләрен композиторлар көйгә сала, җырчылар зур сәхнәләрдә башкара.

Никифор Тукмачевның керәшен авылларына багышланган шигырьләре төбәк тарихына, бүгенгесенә багышлап чыгарылган китапларда да урын алган. Шулардан, “Мәңге җәшә, Келәтле” китабының иң беренче битендә басылган – “Келәтлем”, “Игәнәле Наратасты” китабындагы – “Авылым Наратасты” һәм “Гасырлар кичкән Колышчы” китабына кергән “Колышчы – бишегебез” шигырьләрен мисалга китерергә була.

Никифор әле күптән түгел генә Олы Атының Надежда Замотаева җитәкчелегендәге “Ак түтиләр” ансамбле өчен “Олы Атыга кайтам” шигырен язды. Никифорның ул шигыре дә, кем әйтмешли, җырлап тора. Аның бу шигырен, “Туганайлар” редакциясенә килгән Татарстанның халык җырчысы Георгий Ибушев та укып чыкты. Укыды һәм шунда ук көйгә салып, җырлап та күрсәтте. Ул көйнең Менделеевск ягындагы Иске Гришкин авылыныкы икәнен дә әйтте.

Кем белә, бәлки, Никифорның Олы Атыга багышлап язган бу шигыре көйгә салынып, “Ак түтиләре” репертуарына керер һәм халык яраткан җырга әйләнер...

 

Олы Атыга кайтам

Атларымны җигеп мин парлатып,

Аты җакларына ла каратып.

Кайтам тыуган җакны мин җаратып,

Карендәшләр өчен җан атып.

 

Җаным тартып мин Атыга кайтам,

Шуңа җакын аның җуллары.

Гомер җулларымда маяк миңа

Чиркәү чаңнарының моңнары.

 

Авылдашлар саклап кала алган

Изге җортын ауыр чакларда.

Асылына, иманына кайта,

Килгән кеше безнең җакларга.

 

Без – иманлы, денле, дип әйтергә

Керәшеннең монда какы бар.

Заман михнәтенә баш бирмәгән

Горур авыл – Олы Аты бар.

Никифор ТУКМАЧЕВ.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев