Керәшеннәрдә өйләнешү, кәбен койдыру йолалары
Керәшенчә марафонда катнашучы Анастасия Шәймәрданова керәшеннәрдә өйләнешү йолалары турында язды.
Элек егет белән кыз хәзерге кебек төрле кафе, ресторан, кино, клубларда, интернеттан да бер-берсен табып, бу кыз, яисә егет миңа ошый, яратам дип гаилә кормаганнар. Кайчагында әти-әниләре дус тату булып, алга таба да нәселләрне берләштереп, нәселне тагын да алгарак җибәрерлек таза, сәламәт балалар табарлык кешеләр белән колак тешләтү очраклары, үсеп җиткәч өйләнешеп гаилә корырга сөйләшенеп кую очраклары да булган. Килен итеп өйгә бер белмәгән чит кешене алып кайтмаганнар. Башта күзәткәннәр, кем кызы, әти-әнисе кем, нинди нәсел, нәселдән килә торган чирләре юкмы, эш сөючән, тыңлаучан, тыйнак, сабыр кызларны сайлаганнар. Кызлар да шулай ук егет тормыш алып барырлыкмы, булдыклымы, әти-әнисе, нәселе нинди — һәръяклап тикшергәннәр.
Алар бәйрәмнәрдә төнге уеннарда, түгәрәк уеннарда, көндезләрен суга, чишмәгә барганда, ат эчергәндә күрешкәннәр. Кайбер очракларда, бигрәк тә бәрмәнчеккә каршы төндә үзенә ошаган кызның капкасын егет кеше үзләренең капкасына күчереп куя торган булган, шуннан егетнең кызны ошатуы, аңа өйләнү теләге булуы беленгән. Кияүгә чыгу, өйләнешү теләсә кайсы көнне булмаган. Атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә, ураза вакытларында чиркәүләрдә кәбен коймаганнар, авылларда туйлар уздырмаганнар. Кыз кешегә саф кыз булып кияүгә чыгу булган иң мөһиме булган. Кыз кеше яшьтән үк туганнары белән бергә матур сандыкка салып кияүгә чыгарга үзе җитеннән тукып-сугып кул белән теккән күлмәкләр, алъяпкычлар, башка кияргә киемнәр, бирнә — егет өен киендерергә чаршау, бистәр, эскәтер, ашъяулык, тастымаллар, түшәк, ястык, мендәрләр хәзерләп куя торган булган.
Шуннан соң егет ягыннан кыз өенә яучы җибәргәннәр. Килешенгәч, яхшылап ике як та туйга хәзерләнгән. Егет кешенең торырга урыны — йорты булуы мөһим булган. Күбрәк киленне әти-әнисе өенә алып кайтканнар, аннан соң күбесе үз өен төзеп башка чыккан. Кызның кулын сорап әти-әнисе янына егет белән бергә барып, кайбер очракта башта аларның өйләренә алып керү очраклары да булган — ул кешеләрне алга таба әткей-әнкей дип йөрткәннәр. Аларга бал-май ягылган ак калачны кисеп май өстенә бал ягылган ипи — кибән башын биргәннәр. Бу йола киленнең теле бал кебек татлы, холкы йомшак май кебек булсын, ипи — тормышлары мул, бәрәкәтле булсын, мендәргә бастырганнар — аягы төкле булсын, килен булып төшкән җирендә гомерлеккә калсын, кем белән акланган, шуның белән каралсын — яшьләрнең тормышлары җайлы, сикәлтәсез булсын дип шулай эшләнгән. Аннан соң чиркәүгә кәбен койдырырга барганнар.
Кәбен койдыруны шулай ук пөхтә, дөрес итеп Метрикә кнәгәсенә яхшылап теркәп барганнар. Бу иң мөһим һәм закон көченә ия булган бердән-бер документ булган. Кем кәбен койдырган — священник һәм дьяконның исеме һәм әтиләренең исеме, егет ягыннан 3 ир кеше, кыз ягыннан 3 ир кеше бу яшьләрне беләбез, гаилә корып тату торырларына ышанабыз дип Ходай каршында аларга ышанычларын белдерүчеләр язылган, рус телендә ул поручители дип атала.
Аннан соң яшьләргә туй уздырганнар. Туй бөтен авыл халкы өчен көтеп алган зур бәйрәм, авылда һәр кеше бу туйда катнашырга, киленне, кияүне, кодаларны күреп калырга тырыша. Туйга килүчеләрнең юлларына бау бәйләп туктатулар да була, бу очракта ул шаян кешеләргә егетнең дусты я акча, я бүләк бирә. Кызның өендә сандык өстенә менеп утырып сандык сату була. Егет өенә килеп җиткәч тә капканы киң ачып кодаларны тезеп куеп каршы алырга килгән кешеләргә күрсәтү, таныштыру, ипи-тоз белән каршы алу йоласы бар. Танышып, ипи-тоздан авыз иттергәч кодаларны өйгә алып кергәндә дә килен күрергә җыелган күрше-тирә, авылдашларга конфет чәчәләр, бу шулай ук егет ягындагы авылдашлар да яхшы теләк теләсен, яшьләрнең тормышлары тату, баллы, җайлы булсын өчен, конфет җыючылар сөенеп теләк теләсеннәр дип шулай эшләнә.
уй барышында рәттән һәр кешегә атап яшенә, туганлык дәрәҗәсенә карап җыр җырлап сыйлау, биешергә чыккан арада кияү белән кызның урынына утырып урынны сатып алу йоласы да була. Әле туйда биешкән арада кызны урлау очраклары да булган. Аны күбрәк кыз ягы — егетнең уяу, кыю, җитез, батырмы икәнен тикшерү өчен, кияүне сынар өчен шулай эшләгән, шуңа күрә кияү кәләшен кырыннан җибәрмәскә тырышкан.
Ике як та алдан туйга Савым белән, бүләкләр биреп килешлеме икәнлеге турында бергәләп киңәшләшеп сөйләшкән. Савым белән булса баш кода-кодагыйдан тыш башка туганнары да үзе белән күчтәнәчләр алып килергә тиеш булган. Керәшеннәрдә туйда бөтен кеше күмәкләшеп җырлый, шуңа күрә бәйрәмнәр күңелле итеп уза. Туйның икенче көнендә кунакларны килен коймагы, килен токмачы ашарга чакыралар. Киленгә су юлы күрсәтәләр, килен мунчага су ташып, мунча ягу эшләрен дә башкара. Бу вакытта яшь киленне сыныйлар, эш рәтен беләме, тупас сөйләшмиме, ачык йөзлеме, тәмле теллеме, уңганмы. Бу эшләрдә ярдәм итүчегә килен алдан бүләкләр әзерләп килгән була рәхмәт әйтеп шуларны бүләк итеп бирә.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев