Хәбәрләр

«Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы Алиса Ахметшина «Яңа медиа» фестивалендә катнаша

23-26 сентябрьдә Түбән Камада «Татмедиа» холдингы оештырган өч көнлек «Яңа медиа» фестивале бара.

Түбән Каманың «Кызыл чишмә» поселогындагы «Камский Артек» лагере базасында Татмедиа филиалары өчен оешытырган фестиваль быел икенче тапкыр уздырыла. 

«Кызу темплы үзгәрешләр чорында трендларны күзәтү генә түгел, ә аларны формалаштыру аеруча мөһим. Медиа тармагының киләчәге бездән тора – безнең тәҗрибәләр үткәрергә кыюлыгыбыздан, нейрочелтәрләрне үзләштерергә әзерлегебездән, стандарт булмаган визуаль чишелешләр эзләүдән һәм аудиториядә җанлы җавап таба торган контент булдырудан», – дигән мөрәҗәгать җибәргән ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Журналистлар өчен өч көн дәвамында спикерлар белән очрашу, лекцияләр, мастер-класслар каралган. Шулай ук видеолар, карточкалар ясау буенча да кызыклы әңгәмәләр оештырыла.

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова

Конкурска 196 катнашучыдан 288 эш килгән. Сайлап алу нәтиҗәсендә 100гә якын эш финалга узган, 4 номинациядә әлеге эшләр буенча урыннар билгелиячәкләр. Гомуми приз фонды — 1 миллион сум.

Финалистлар арасында безнең «Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы Алиса Ахметшина да бар. Аның эше ике номинациядә тәкъдим ителде: «Вирусный ролик» һәм «Эффективная графика».

Фестивальдә катнашучылар
Фестивальдә катнашучылар

 


Нет комментариев